Моношәһәрләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек итү Татарстан моношәһәрләренә 27 млрд. артык инвестиция җәлеп итеп, 7,5 мең тирәсе эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән

2020 елның 9 октябре, җомга

Бүген Татарстан территориясендә 7 моношәһәр урнашкан, аларда миллионнан артык кеше яши, бу республиканың икътисадый актив халкының дүрттән бер өлеше. Моношәһәрләрне үстерү фондыннан ярдәм программалары ярдәмендә аларны үстерү буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән.

Шулай итеп, республика Хөкүмәте һәм МОНОГОРОДА.РФ фондының уртак эше нәтиҗәсендә Татарстан моношәһәрләрендә 3,5 млрд. сумлык 8 эре инфраструктура проекты гамәлгә ашырылган, шуларның 2,5 млрд.сумын Моношәһәрләрне үстерү фонды бүлеп биргән. Тагын 4 инвестиция проекты 1,5 млрд. сумлык займ формасында Фондтан ярдәм алган.  

Проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Татарстан моношәһәрләрендә 7,5 мең эш урыны булдырылган, ә икътисадка якынча 27 млрд.сум инвестицияләр җәлеп ителгән.

«Октябрьдә Моношәһәрләрне үстерү фондына 6 ел була һәм шул вакыт эчендә, республика җитәкчелеге белән бергә гамәлгә ашырылган проектлар нәтиҗәсендә, Татарстан моношәһәрләре яңа инвестицияләр җәлеп итү һәм үсеш нокталарына әверелде. Бүген аларны тормыш өчен дә, бизнес алып бару өчен дә туры килә торган заманча үсеш алган инфраструктура аерып тора. Монотерриторияләр актив рәвештә үсә бара: икътисадый климаты яхшыра, шәһәргә яңа инвесторлар килә. Фонд белән хезмәттәшлек безнең алда моношәһәрләрне комплекслы үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр ача», - дип ассызыклады икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аерым алганда, Татарстанда Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән Яр Чаллы һәм Түбән Камада төп автомобиль юлларын реконструкцияләү буенча инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылган, шулай ук «Развитие» (Яр Чаллы), «Haier» (Яр Чаллы), «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Алабуга» күпләп-бүлү үзәге өчен инженерлык һәм юл инфраструктурасы булдырылган, бу моношәһәрләрдә үз проектларын гамәлгә ашыруны планлаштыручы инвесторлар өчен шартлар тудырырга ярдәм иткән.

Татарстанда гамәлгә ашырылган проектларның берсе – Алабуга моношәһәрендә X5 Retail Group өчен күпләп-бүлү үзәге өчен мәйданга бәйле булмаган челтәрләр төзү. Бүгенге көндә республикада X5 Retail Group өчен икенче күпләп-бүлү үзәге төзелеп беткән. Аның мәйданы 17 мең квадрат метрдан артык. Бинага барлык кирәкле коммуникацияләр эшләнгән, юл салынган. Логистика үзәге өчен инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы төзелешенә Фонд 147,8 млн.сум бүлеп биргән, республика бюджетыннан 41,8 млн.сум бүлеп бирелгән. Бу акча хисабына газ, су, җылылык һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, су бүлү челтәрләре, котельныйлар төзелгән, шулай ук автомобиль юлы төзекләндерелгән.

Яңа күпләп-бүлү үзәген ачу Алабуга моношәһәрендә якынча 270 кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектка җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 980 млн. сум тәшкил иткән. Моннан тыш, объектның географик яктан уңайлы урнашуы азык-төлек компаниясенә Татарстан һәм Удмуртия буенча ваклап сату челтәрләренә китерүне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук Алабугада транспорт-логистика сервисын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Инвестиция проектлары арасында «Ремдизель» компаниясенең автомобильләр һәм махсус техника җитештерү буенча заманча, югары технологияле комплексын төзү, «Кама-Трейд Татарстан» ҖЧҖ тимер чистарту буенча металл эшкәртү үзәген булдыру һәм «Мастер» Кама индустриаль паркын киңәйтү дә Фонд тарафыннан хупланган.

Моннан тыш, республиканың 5 моношәһәрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдырылган һәм эшли, алар шулай ук инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, икътисадны диверсификацияләү һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру инструментларының берсе булып тора. Моношәһәрләрне үстерү фонды хезмәткәрләре тарафыннан ТОР төзү өчен гаризалар рәсмиләштерүдә консультация ярдәме күрсәтелә. Бүгенге көндә алар территориясендә 82 компания – алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территория резиденты эшли, алар резидент статусын алганнан бирле 13,5 млрд.сум капитал керткән, 6,5 мең яңа эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International