2020 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 31,6 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Шуларның 23,1 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 8,5 млрд. сумы республика бюджетыннан биреләчәк.
Акчаның зур өлеше (63%) социаль һәм мәдәни инфраструктура, юл хуҗалыгы объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә, шулай ук гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүгә юнәлдереләчәк.
Акчаның бер өлеше (24%) – максатчан грантлар һәм субсидияләр бирү, укулар, фестивальләр, конкурслар үткәрү өчен биреләчәк.
Моннан тыш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсе учреждениеләре өчен техника, җиһазлар, транспорт чаралары сатып алыначак (13%).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле илкүләм проектларны финанслау 7,7 млрд. сумга арткан, шул исәптән федераль бюджет хисабына – 6,8 млрд. сумга.
Илкүләм проектлар 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектлар кысаларында үткәрелә торган чаралар кеше капиталын үстерүгә, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.