Республика программаларына 2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Пандемия чорында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан федераль программаларга колачланмаган эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар пакеты эшләтеп җибәрелде. Моннан тыш, хәзерге вакытта республикада өстенлекле тармаклар хисабына икътисадны торгызу бурычы тора, алар өчен, 24 августтан башлап, төбәк икътисадын стимуллаштыруга һәм җанландыруга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына старт бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә эшкуарлар өчен финанс ярдәме программалары эшли башлады. Агымдагы елда аларны тормышка ашыру өчен 2 млрд. сумнан артык акча тотылган – бу ташламалы микрозаймнар, поручительстволар, субсидияләр.

Чаралар эшкуарларның мөмкин кадәр киң аудиториясенә исәпләнгән. Федераль чараларда колачланмаган, икътисадның урман хуҗалыгы, эшкәртү эшчәнлеге, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә өлкәләрендә эшчәнлек башкара торган реаль секторыннан һәм икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар, эшкуарлар ярдәм алырга мөмкин. Моннан тыш, сәнәгый паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре, экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта бизнес субъектлары, югары белем йортларын тәмамлаучылар, шулай ук инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлары булган эшкуарлар ярдәм алырга мөмкин.

Ташламалы финанслау элеккечә иң кирәкле чараларның берсе булып кала бирә. Бүгенге көндә эшкуарлык субъектларына 746 млн.сумнан артык 466 микрозайм бирелгән. Хәзерге вакытта республикада түбәндәге ташламалы микрофинанс продуктлары эшли: «Однопроцентный», «Развитие», «Перезагрузка», «Старт».

2020 елның 1 апреленнән 30 сентябренә кадәр РФ ҮБ билгеләгән төп ставка күләмендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кредитлары буенча фактта түләнгән процентларның процент ставкасын субсидияләү программасы буенча 82 эшкуар 43,5 млн сумлык субсидия алган, алар өчен кредит ярдәменең гомуми күләме 9 млрд сумга якын.

1 октябрьдән башлап, Татарстан икътисадын яңадан торгызуга юнәлдерелгән процент ставкасын субсидияләүнең яңа программасы буенча гаризалар кабул ителә башлады. Программа нигезендә, эшкуарлар, субсидияләрнең максималь күләме 5 млн. сум булганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәрге чорда кредитлар буенча түләнгән процентларны каплауга исәп тота ала.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган КУЭ секторында халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар шулай ук кирәкле программалар булып тора. Быел Фонд 240 эшкуарга 5,4 млрд. сумнан артык заем финансларын җәлеп итүдә ярдәм иткән, 1,3 млрд. сумлык поручительстволар биргән. Кризис чорында зыян күргән тармак эшкуарларына беренче 6 айга Гарантия фонды поручительлеге комиссиясез бирелә.

Эшкуарлар өчен элек алынган кредитларны реструктурлаштыру мөмкинлеге мөһим ярдәм булды. Гарантия фонды бизнеска 1,4 млрд. сумлык кредитларны реструктурлаштырырга ярдәм иткән, кредитларны тәэмин итү структурасында поручительлекне саклап кала алган.

Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлык субъектлары, чикләү чараларына бәйле рәвештә, продукцияне сатып алучыларга илтеп җиткерү сервисларын кулланып кына сатарга мәҗбүр булдылар. Икътисад министрлыгы тарафыннан ризык һәм азык-төлек китерү агрегатларына түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү программасы төгәлләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программаның илдә аналоглары юк иде, аны гамәлгә ашыру беренчеләрдән булып пандемиянең тискәре йогынтысын тойган җәмәгать туклануы сегментында эшкә сәләтлелекне һәм мәшгульлекне саклауга юнәлдерелде. Программага Яндекс Еда, Деливери Клаб, Озон һәм Вайлдберриз базарының эре уенчылары да кушылды. Программаны гамәлгә ашыру барышында 28,0 млн.сумлык 154 субсидия бирелгән. 100гә якын ресторан һәм кафе үз эшләрен дәвам иттерә алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International