Экспортка ярдәм үзәге ярдәмендә «Заряд» компаниясе Мюнхенда узачак күргәзмәдә катнашырга планлаштыра

2020 елның 9 октябре, җомга

Яр Чаллыдан хоккей кәшәкәләре җитештерүче «ЗаряД» компаниясе Мюнхенда узачак күргәзмәдә катнашырга планлаштыра. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган оешма – Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге әлеге чарада катнашуны оештыруда ярдәм күрсәтәчәк.

«ISPO Munich 2021» чарасында катнашудан тыш, җитештерүчегә халыкара сертификатлаштыру алуга чыгымнарны финанслауда, чит телдә сайт булдыруда һәм продукцияне халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда да ярдәм итәчәкләр. ТР ЭЯФ директоры Айдар Салихов һәм ЭЯҮ җитәкчесе Марат Хәйретдинов белән шәхси очрашу кысаларында шундый килешүләргә ирешелгән.

Экспорт ярдәме күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЭЯҮ җитештерүче белән хезмәттәшлек иткән булган инде. Компания презентация материалларын тәрҗемә итү һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча консультацияләр, шулай ук Чехиянең хоккей кәшәкәләре базарына маркетинг тикшеренүләрен уздыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, үзәк ярдәмендә «ЗаряД» компаниясе «ISPO MUNICH 2018» күргәзмәсендә «Россия экспорт үзәге» АҖ стендында катнашкан.

Бүген Яр Чаллыдан «ЗаряД» хоккей кәшәкәләре җитештерүче компаниясе Россия территориясеннән читтә сату базарлары белән эшли инде. Компаниянең Беларусь, Казакъстан, Германия һәм Финляндиягә товар китерү буенча контрактлары бар. Төп сатып алучылар – хоккей командалары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре һәм хоккей яратучылар. Ассортиментта берьюлы 7 модель – өлкәннәр, күчеш һәм юниорлар, профессиональ һәм ярымпрофессиональ модельләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International