РФ Салым кодексына һәм федераль законнардагы статьяларга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, аерым эшчәнлек төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап тулысынча гамәлдән чыгарга тиеш. Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда вакытлы керемгә бердәм салым түләүчеләр 50 меңнән артык.
Агымдагы ел дәвамында республикада, бөтен илдәге кебек үк, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның вакытлы керемгә бердәм салымнан башка махсус салым режимнарына «салмак кына күчүен» оештыру буенча актив эш алып барыла. Татарстанда юридик затлар салым салуның гомуми яки гадиләштерелгән системасын (УСН), шәхси эшкуарлар, үз чиратында, югарыда күрсәтелгән режимнардан тыш, салым салуның патент системасын (ПСН), шулай ук «Һөнәри керемгә салым» (НПД) сайлый ала, тик шәхси эшкуарның ялланган хезмәткәрләре булмаган очракта гына. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, милек формасына карамастан, бердәм авыл хуҗалыгы салымын (ЕСХН) кулланырга хокуклы.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында оптималь салым режимын сайлау өчен һәр аерым бизнес субъекты өчен салым салу режимын сайларга мөмкинлек бирә торган сервислар эшли: «Салым калькуляторы - Салым салу режимын сайлау» һәм «Минем бизнеска нинди режим туры килә?».
Тиешле салым режимын сайлаганнан соң, салым органына күчү турында белдерү яки гариза тапшырырга кирәк:
- салым салуның гадиләштерелгән системасына күчкәндә – 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча (шул ук вакытта 2020 ел азагына кадәр салым түләүче вакытлы керемгә бердәм салым режимын куллана);
- салым салуның патент системасына күчкәндә - салым салуның патент системасын кулланыла башлаганчыга кадәр кимендә 10 көн алдан патент алу өчен 26.5-1 номерлы форма буенча гариза;
- бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчкәндә - 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча (шул ук вакытта салым түләүче 2020 ел азагына кадәр вакытлы керемгә бердәм салым режимын куллана);
- Һөнәри керемгә салым режимын сайлаган очракта, ел азагына кадәр «Мой налог» мобиль кушымтасы яки «Мой налог» вэб-кабинеты аша теркәлергә, шул ук вакытта һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә алынганнан соң бер ай эчендә салым түләүче зат салым органына вакытлы керемгә бердәм салым режимын куллануны туктату турында белдерү җибәрергә тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел ахырына кадәр салым салу режимын сайламаган эшкуарлар автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчәчәк.
Эшкуарларга кулай булсын өчен, сайлап алынган салым салу режимын куллану турында белдерүне (гаризаны) «Шәхси эшкуарның шәхси кабинеты», «Юридик затның шәхси кабинеты» аша, телекоммуникацияле элемтә каналлары буенча, теркәлгәннәр исемлеген почта аша яки салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.
Закон актларына эшкуарларга салым йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән берничә төзәтмә кертелгән. Агымдагы елның 31 июлендә 266-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде, аның нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану хокукын югалткан салым түләүчеләр өчен «күчмә» салым режимы билгеләнә. Әгәр керем күләме 150 млн.сумнан артып китсә, шул ук вакытта 200 млн. сумны узмаса, ә хезмәткәрләр саны 100 кешедән 130 кешегә кадәр булса, әлеге режимнан файдаланырга мөмкин булачак. Бу очракта салым түләүче әлеге арту очраклары булган кварталдан башлап «керемнәр» объекты өчен - 8%, «керемнәр минус чыгымнар» өчен 20% дәрәҗәсендә арттырылган ставкалар буенча салым түләргә тиеш булачак. Арттыру очраклары күзәтелгән кварталның хисап чорына исәпләнгән салым базасына гадәти ставкалар кертеләчәк.
Шулай ук РФ Дәүләт Думасында («Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 346.43 һәм 346.51 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 973160-7 номерлы федераль закон) проекты карала:
- салым салуның патент системасын кулланучы эшкуарларга иминият түләүләренә (взносларга) һәм пособиеләргә салым суммасын киметү хокукы бирү. Хәзер салым кимеми;
- салым салуның патент системасы буенча эшкуарлык эшчәнлеген алып бару максатларында файдаланыла торган мәйданны, һәр сәүдә оешмасы буенча 150 квадрат метрга кадәр сәүдә заллары булган стационар сәүдә челтәре объектларын һәм җәмәгать туклануы оешмалары объектларының мәйданы буенча арттыру. Хәзер 50 кв. метрга кадәр;
- салым салуның патент системасы кулланылырга мөмкин булган эшкуарлык эшчәнлеге төрләрен ОКВЭД туры китереп арттыру яки туры китерү. Хәзер эшчәнлек өлкәләре атамалары гына, ОКВЭД белән бәйләмичә генә.
Салым законнарындагы әлеге үзгәрешләр вакытлы керемгә бердәм салымны гамәлдән чыгару фонында аеруча актуаль.
ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме составына керүче Федераль салым хезмәте идарәсе агымдагы атнада узган киңәшмә кысаларында барлык территориаль бүлекчәләргә, салым түләүчеләргә үз вакытында мәгълүмат бирү һәм республиканың һәр муниципаль районында башка салым режимын сайлауда ярдәм күрсәтү өчен, вакытлы керемгә бердәм салым түләүчеләргә мәгълүмат җиткерү турында йөкләмә бирде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Милли банк, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре катнашты.
Федераль салым хезмәте, шулай ук, Татарстанның эшкуарлык җәмәгатьчелегенә оптималь салым режимын куллану буенча мәгълүмат җиткерүгә һәм юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән вебинарлар үткәрә.
ТР Икътисад министрлыгы сайтында киләчәк өчен салым салу системасын сайлау буенча җентекле методик күрсәтмәләр белән танышырга мөмкин.