ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарларының «Медицина техникасы, медицина эшләнмәләре һәм чыгым материаллары» халыкара күргәзмәсендә катнашуын оештыра. Күргәзмә 7-11 декабрь көннәрендә башкаланың Экспоүзәгендә узачак.
Ял көннәрендә Горки-Әмәт урманында Республиканың үзмәшгуль кешеләре өчен II форум узды. Чара үз мәйданында 102 катнашучыны туплаган. Аның ике көнлек программасында – эшлекле лекторий, үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе, мастер-класслар һәм бәйрәм концерты.
«Развитие-ЦТ» инновацияле проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Проектларны сайлап алу үтәли цифрлы технологияләр (югары технологияле юнәлешләр) юнәлешләре буенча юл карталарына туры китереп үткәрелә: https://digital.ac.gov.ru/support/#analytics.
ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Сыналган бизнес» дигән бизнес һәм күзәтчелек органнары хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча интернет-ресурс Новгород һәм Белгород өлкәләрендә җәелдереләчәк.
ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык субъектларының FoodExpo Qazaqstan Үзәк-Азия азык-төлек сәнәгате халыкара күргәзмәсендә катнашуын оештыра. Күргәзмә 4-6 ноябрьдә Казахстанның Алматы шәһәрләрендә узачак.
25 сентябрьдә Казанның мәктәп укучылары өчен КидСпейс балалар шәһәрендә эшкуарлар әзерләү буенча бушлай онлайн-курс старт ала. 12-14 яшьлек укучылар эшкуарлык күнекмәләренә өйрәнә ала.
Икътисад министрлыгында бу атнада Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең берничә традицион киңәшмәсе узды.
Татарстан халкы эшкуарлык эше нигезләрен бушлай өйрәнә һәм 3 ай эчендә тәҗрибәле коммерсантлар җитәкчелегендә үзенең беренче бизнесын башлап җибәрә ала. 2020 елның 19 сентябреннән 28 ноябренә кадәр Татарстанда үз эшен башларга ниятләгән кешеләр өчен түләүсез белем бирү программасы - «Фабрика-Старт» узачак.
Республика бизнесы, мәшгульлекне саклап калу һәм эшчәнлекне яңарту өчен, ташламалы 0 һәм 2 процентлы федераль кредит программаларыннан файдалануын дәвам итә. Моннан тыш, Татарстанда эшкуарлар өчен республика дәрәҗәсендә төрле микрофинанс продуктлары да эшләп килә, алар килеп туган икътисадый вәзгыятьтән чыгу вакытында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгының «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек турында»гы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы закон проекты нигезендә, бизнеска карата планлы тикшерүләргә мораторий 2021 ел азагына кадәр озайтылачак, тик аның вакытын озайту елына 800 млн. сумга кадәр кереме булган һәм 100 кешегә кадәр хезмәткәрләре булган кече оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга гына кагылачак. КУЭ субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, планлы тикшерүләрне тыю Татарстанның 150 меңнән артык кече предприятиесе өчен гамәлдә булачак.