Бүген Түбән Камада, Эшкуарлык көне уңаеннан, «Ковер» яшьләр үзәгендә республиканың бизнес-бергәлеге белән очрашу узды. Спикерлар сыйфатында республика эшкуарлары чыгыш ясады, алар үзләренең бизнес-проектларын тәкъдир итте, пандемия чорындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының белем бирү программалары барышында алган белемнәрен һәм кейсларын тәкъдим иттеләр, моннан тыш, үз эшләрен үстерүнең киләчәктәге планнары турында сөйләделәр. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Хөрмәтле эшкуарлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия эшкуарлык көне белән тәбрик итәм!
Россия эшкуарлык көнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшлекле бергәлек белән үзара хезмәттәшлекнең яңа форматларын эзли. Кроссмессенджер Telegram каналында, @subsidii_pkm_bot адресы буенча эшләячәк чат-бот бизнеска ярдәм күрсәтүдә яңа виткомы булачак, ә шуның белән бергә актуаль субсидияләр турында мәгълүмат алуның яңа мәйданчыгына әвереләчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аңа 2021 елда 1,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Шул исәптән Иделне савыктыруга –1,4 млрд. сум, аның төп чарасы канализацияләүнең биологик чистарту корылмаларын зур күләмдә үзгәртеп кору һәм төзүне күздә тота. «Иделне савыктыру» проектының максаты – елгага чыгарыла торган пычрак агынтылар өлешен өч тапкырга киметү, Татарстан Республикасы территориясендә суның сыйфатын һәм, тулаем, үзәннең экологиясен яхшырту. Моннан тыш, илкүләм проектта чүплекләрне рекультивацияләү, елгаларны экотернәкләндерү, урманнарны саклау каралган.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов СберМегаМаркет маркетплейсының топ-менеджерлары делегациясе белән очрашу үткәрде. Аның җитәкчелегендәге коммерция директоры Константин Маслов, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен ачыклау һәм ваклап сату өлкәсендә сынау проектын гамәлгә ашыруда катнашучы төбәк буларак Татарстан Республикасын билгеләү максатында оештырылган иде.
2021 ел башыннан бирле Инновацияләргә ярдәм фонды Татарстандагы яшь галимнәрдән грант алуга 20 гариза хуплаган. Хупланган проектлар буенча грантларның гомуми суммасы 119 млн сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия эшкуарлыгы көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Республика бизнес-җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырачак.
Июнь аенда ТР Икътисад министрлыгы муниципалитетлардан «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый. «Модерация» тәмамлангач, ТР Икътисад министрлыгы «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясендә сайлап алынган 10 проектны РФ Икътисадый үсеш министрлыгына җибәрәчәк. Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе билгеләячәк, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислек итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары КУЭ субъектларының дәүләт компанияләре һәм корпорацияләре сатып алуларына керүен киңәйтә торган законнардагы үзгәрешләр һәм «Бөлгенлек (банкротлык) турында»гы закон проектына төзәтмәләр кертү турында фикер алышты.
Татарстанда 3%лы «ФОТ 3.0» дигән ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 17 майга банкларда Татарстан эшкуарларыннан 1,13 млрд. сумлык 350 гариза канәгатьләндерелгән.