Татарстан Президенты Россия эшкуарлык көнендә бизнес-бергәлек белән очрашты

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген Түбән Камада, Эшкуарлык көне уңаеннан, «Ковер» яшьләр үзәгендә республиканың бизнес-бергәлеге белән очрашу узды. Спикерлар сыйфатында республика эшкуарлары чыгыш ясады, алар үзләренең бизнес-проектларын тәкъдир итте, пандемия чорындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының белем бирү программалары барышында алган белемнәрен һәм кейсларын тәкъдим иттеләр, моннан тыш, үз эшләрен үстерүнең киләчәктәге планнары турында сөйләделәр. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылды. 

Эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Совет елларында эшкуар кешеләргә хөрмәт күрсәтелмәде, әмма бүген әлеге кешеләр – җәмгыятьнең актив өлеше. Эшкуарлар илне алга этәрүче җәмгыятьнең актив үзәге булып тора, – дип билгеләде Миңнеханов. – Бу кешеләр – үзләрен тәэмин итә алырлык һәм уңышлы булырга омтылучы шәхесләр. Алар хәтәрлекне үз өстенә алып, алар өчен бу эшне кем дә булса эшләр әле, дип көтеп утырмыйлар».

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, узган ел эшкуарлык җәмгыятен, глобаль коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, авырлыкларга һәм төрле мәсьәләләргә тарыткан. Федераль һәм республика дәрәҗәләрендә ярдәм чаралары күрелгән. Бизнес әкренләп кенә торгызылган, әмма бүген дә кунакчыллык һәм туризм өлкәсе чикләүләр шартларында эшли. «Бүген кемнәр уңышлы, беләсезме? Уңышлы эшләгән кешеләр түгел. Ә егылып, кире торып баса алган кешеләр. Болар – куәтле идарәчеләр», – дип ассызыклады ТР Президенты.

 «Әлбәттә, дәүләт эшкуарлыкның үзеннән-үзе генә үсә алмавын һәрвакыт аңларга тиеш. Һәм җайга салу моментларын, ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләрне хакимият үз өстенә алырга тиеш. Эшкуарларның төп өлеше – әлегә үз капиталы җитеп бетмәгән яшь кешеләр һәм алар ярдәмгә мохтаҗ», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, кече һәм урта бизнес вәкилләре – булачак урта сыйныф: «Үзен генә тәэмин итеп калмыйча, башкаларга эш бирүче дә, киләчәктә алар теләсә кайсы дәүләт өчен таяныч булачак».

Рөстәм Миңнеханов эшкуарларны тыңлады һәм, профессиональ остаз буларак, аларның һәркайсына киңәшләр бирде. Очрашуда катнашучыларга Президент яраткан эшләрендә уңышлар теләде һәм һәрдаим яңалыкка өйрәнергә өндәде. «Әгәр син эшкуар икән, син көн саен базарны, ихтыяҗны күзәтеп торырга тиеш. Берәү дә алмаслык итеп җитештермәскә кирәк. Бүген базарга кирәклесен эшлә», – дип өстәде ул. 

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының комплекслы программалары эшкуарларның һәм үзмәшгульләрнең киң даирәсенә ярдәм итүгә юнәлтелгән – микрозаймнар, субсидияләр, поручительлекләр, грантлар теләсә кайсы этабында бизнесны үстерүгә ярдәм итә.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International