СберМегаМаркет Татарстан эшкуарлары белән хезмәттәшлек итәргә тели

2021 елның 25 мае, сишәмбе

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов СберМегаМаркет маркетплейсының топ-менеджерлары делегациясе белән очрашу үткәрде. Аның җитәкчелегендәге коммерция директоры Константин Маслов, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен ачыклау һәм ваклап сату өлкәсендә сынау проектын гамәлгә ашыруда катнашучы төбәк буларак Татарстан Республикасын билгеләү максатында оештырылган иде.

Очрашуны ачып, Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, e-commerce юнәлешен үстерү бүгенге көндә республика өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. ТР Икътисад министрлыгы электрон сәүдә каналлары аша җирле производство продукциясен чыгаруга ярдәм итү буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мәгълүмат һәм финанс яктан ярдәм күрсәтә.

Министр ассызыклаганча, хәзерге вакытта Татарстан Сбер экосистемасы белән партнерлык мөнәсәбәтләрен актив үстерә. «Сбербанк» ГАҖ белән Татарстан Республикасы Гарантия фонды арасында 2012 елның августында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. 2021 елның 19 маена, Гарантия фонды тарафыннан килешү имзаланганнан бирле, 1,88 млрд сумлык 247 поручительлек бирелгән, бу 6,0 млрд. сум кредит акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Моннан тыш, үткәрелгән очрашуларда салым һәм бухгалтерлык исәбе, хисаплылыкны әзерләү һәм тапшыру, кадрлар белән идарә итү һәм юридик ярдәм итеп тору өлкәсендә хезмәт күрсәтә торган «СберРешения» проекты белән алга таба да хезмәттәшлек итү планлаштырыла.

Константин Маслов, маркетплейс мөмкинлекләрен тәкъдир итеп, бу сервисның Сбер экосистемасы продуктларының берсе булуын, кулланучылар һәм партнерлар өчен ышанычлы ассоциацияләнүен  конкурентлыкның төп өстенлеге дип атады. Шулай ук ул продукцияне складка китереп җиткерү нечкәлекләре турында да сөйләде, сатып алучыларның ихтыяҗын өйрәнү, заказларны башкару һәм эшкәртү, товарны кулланучыга җиткерү һәм ваклап сату өчен эшләнгән махсус сервис турында сөйләде.

«Бездә ваклап сату челтәрләре өчен махсус оештырылган чишелешләр бар, алар ваклап сату челтәрләренең, тулаем алганда, потенциаль хәтәрлек күргәнгә күрә, маркетплейслар белән эшләүдә кызыксынмавына бәйле үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Ваклап сатучылар фикеренчә, онлайн-сервислар алар күнеккән бизнесны тартып ала һәм үзгәртә. Безнең чишелеш шунысы белән уникаль, без ваклап сату өчен көндәшләр түгел, ә киресенчә, сатып алучыларны ваклап сату челтәренә китерүче булып торабыз. Сатып алучы һәм сатучыны турыдан-туры тоташтырабыз, аларга яңа контактлар табарга мөмкинлек бирәбез. Маркетплейслар арасында мондый тәкъдим юк», – дип уртаклашты Константин Маслов.

Маркетплейсның сынау проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан ваклап сату юнәлешендә очраклы рәвештә генә сайланмаган. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, республикадан онлайн-сатып алучылар саны 29,2% арткан. Моннан тыш, Татарстан эре интернет һәм азык-төлек ритейлерларының инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, логистика хаблары төзү өчен илнең иң өстенлекле территорияләренең берсе дип танылды.

Очрашу азагында Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада бизнесны үстерү, инновацияле сынау проектларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International