Ел башыннан бирле Татарстанның яшь инноваторлары 119 млн сумлык грант алган

2021 елның 25 мае, сишәмбе

2021 ел башыннан бирле Инновацияләргә ярдәм фонды Татарстандагы яшь галимнәрдән грант алуга 20 гариза хуплаган. Хупланган проектлар буенча грантларның гомуми суммасы 119 млн сум тәшкил итә.

Уздырыла торган конкурслар кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәләрен җитештерүгә кертә торган кече инновация предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтә. Әлеге үсеш институты белән Татарстан Республикасында хезмәттәшлекне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкли. Икътисад министрлыгы «Коммерциализация», «Умник», «Старт», «Развитие» һәм «Развитие-НТИ» кебек төп сигез грант программасында катнашу өчен инноваторларга консультация ярдәме күрсәтә. Бер проектка 500 мең сумнан 50 млн сумга кадәр грант бирелә.

2021 ел башыннан бирле әлеге программаларда катнашу өчен барлыгы 114 проект белдерелгән, шуларның 20се Фондтан гомуми 119 млн. сумлык ярдәм алган. Хәзерге вакытта «СТАРТ», «Развитие-СОПР» һәм «Развитие-НТИ» конкурсларына заявкалар кабул итү эше дәвам итә. 

Татарстан галимнәренең инновацияле эшләнмәләре цифрлы технологияләрне камилләштерү, медицинада, төзелештә, автомобиль сәнәгатендә, робот техникасында, химия технологияләрендә һәм, хәтта, космос тармагында да яңа техникларны камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Хупланган проектлар саны буенча муниципаль районнар арасында Казан (16 проект), Иннополис (1 проект), Түбән Кама районы (1 проект), Зеленодольск районы (1 проект), Лаеш районы (1 проект) лидер булган.

«Старт» программасы буенча җиңүчеләрнең берсе – «ФСТ-Интегро» компаниясе – «Иннополис» МИЗ резиденты. Проект автобусларда пассажирлар ташуга сыгылмалы идарә итү өчен болытлы мәгълүмати чишелеш тәкъдим итте, ул 3 млн.сум күләмендә грант белән хупланган.

КАИ каршындагы инженерлык лицееның 8-10 сыйныф укучылары – «Яшьләрне инновация эшчәнлегенә җәлеп итү» программасы конкурсантлары КАИ-1 кече космик аппаратын эшләү, сынау һәм эшләтеп җибәрүгә әзерләү өчен 2,5 млн сумлык грант алган.

Проект "Space-π" фондының яшьләрнең инновация программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, ул укучыларны инженер тематикасына җәлеп итү һәм космик аппарат модельләрен төзү юлы белән космик тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект кешенең беренче тапкыр космоска очуының 60 еллыгына багышланган.

Эшләнә торган космик аппарат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе күргәзмәсе кысаларында КНИТУ-КАИ инженер лицее тарафыннан тәкъдир ителгән.

Конкурслар турында тулырак мәгълүматны Министрлык хезмәткәрләреннән әлеге телефон аша алырга була: (843) 524-91-36 яисә Фондның рәсми сайтында: http://fasie.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International