Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә «Бөлгенлек (банкротлык) турында» закон проектына төзәтмәләр кертү турында фикер алыштылар

2021 елның 21 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары КУЭ субъектларының дәүләт компанияләре һәм корпорацияләре сатып алуларына керүен киңәйтә торган законнардагы үзгәрешләр һәм «Бөлгенлек (банкротлык) турында»гы закон проектына төзәтмәләр кертү турында фикер алышты.

Россия Финанс министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларының дәүләт компанияләре һәм корпорацияләре сатып алуларыннан файдалану мөмкинлеген арттыруны күздә тоткан үзгәрешләр эшләнгән һәм, РФ Президенты Юлламасын тормышка ашыру кысаларында, норматив хокукый актлар проектларының федераль порталына урнаштырылган.

Үзгәрешләр, заказчылар тарафыннан 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алулар өлешен арттыру хисабына, КУЭ субъектларына өстәмә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Аерым алганда, Россия Финанс министрлыгы түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

- КУЭ субъектларыннан сатып алуларның минималь мәҗбүри өлешен заказчыларның еллык сатып алу күләмендә 20-30%ка кадәр арттырырга;

- сатып алуларның әлеге минималь өлешенә ирешергә тиешле заказчылар санын арттырырга. Шулай итеп, йөкләмәне 223-ФЗ буенча барлык заказчыларга (хәзерге вакытта каралганча, аерым категория заказчылар урынына) кагылдыру тәкъдим ителә;

- үзләренә карата КУЭ корпорациясе тарафыннан КУЭ субъектларында сатып алуның билгеләнгән минималь өлешенә туры килүен бәяләү һәм мониторинглау процедуралары гамәлгә ашырыла торган заказчылар белән КУЭ корпорациясе арасында сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы аша электрон документ әйләнешен кертергә.

Шулай ук 17 майда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты да кертелгән.

Закон проекты банкротлык процедурасына төзәтмәләр кертергә тиеш. Беренче чираттагы максат – эшкуарга үз эшләрен саклап калуда ярдәм итү.

Яңа закон проекты юридик затларга карата тернәкләндерү механизмнарын куллану практикасын киңәйтергә һәм яңа – бурычларны реструктурлаштыру процедурасын кертергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук күзәтү, финанс яктан савыктыру һәм тышкы идарә кебек банкротлык процедураларыннан баш тартырга тәкъдим ителә, бер тернәкләндерү һәм бер ликвидация процедурасын бурычларны реструктурлаштыру һәм конкурс производствосы белән чикләргә тәкъдим ителә.

Шул рәвешле, гамәлдәге дүрт банкротлык процедурасы урынына икесе генә калачак.

Моннан тыш, киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы доклады һәм министрлыкларның Лениногорск районы үсеше резервлары турындагы докладлары тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International