Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия эшкуарлыгы көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Республика бизнес-җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырачак.
Әлеге вакыйганың эш программасы Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерүнең уңай шартларын формалаштыру, бизнесны алып баруга заманча якын килүне пропагандалау, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республика эшкуарларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлаудан ачып җибәрәчәк.
Чара спикерлары сыйфатында эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге яшь эшкуарлар һәм тәҗрибәле идарәчеләр чыгыш ясаячак, алар нәтиҗәле бизнесны үстерү өчен тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашачак һәм ТР Икътисад министрлыгының белем бирү программалары барышында алынган кейсларны тәкъдим итәчәк.
Чара барышында шулай ук бушлай «Тиз старт» бизнес-марафоны да эшләтеп җибәреләчәк. Марафонда катнашучылар 7 көн эчендә минималь инвестицияләр белән ничек итеп бизнес оештырып булуы турында беләчәк һәм үз эшләрен үстерүгә 100 000 сумга кадәр грант өчен көрәшә алачак.
Шулай ук #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясенә дә старт биреләчәк. Акция кысаларында Балаларны яклау көнендә (1 июнь) яшь эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре узачак, алар җитештергән продукцияне сату проценты Казан балалар хосписына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерлек өчен акча җыю да оештырылачак.
Чара 26 майда Түбән Камада узачак. Старт 10:40 сәгатькә планлаштырылган.
Бизнесның ккөн тәртибе белән кызыксынучылар YouTube каналында https://www.youtube.com/watch?v=11Fzet9r-Rw&feature=youtu.be сылтамасы буенча онлайн-трансляциягә кушыла алачак.