Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аңа 2021 елда 1,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Шул исәптән Иделне савыктыруга –1,4 млрд. сум, аның төп чарасы канализацияләүнең биологик чистарту корылмаларын зур күләмдә үзгәртеп кору һәм төзүне күздә тота. «Иделне савыктыру» проектының максаты – елгага чыгарыла торган пычрак агынтылар өлешен өч тапкырга киметү, Татарстан Республикасы территориясендә суның сыйфатын һәм, тулаем, үзәннең экологиясен яхшырту. Моннан тыш, илкүләм проектта чүплекләрне рекультивацияләү, елгаларны экотернәкләндерү, урманнарны саклау каралган.
Казанда һәм Питрәч районының Кощаково авылында илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында биологик чистарту корылмалары төзү һәм масштаблы реконструкция эшләре дәвам итә. Ике объектта да эш алып барыла.
Моннан тыш, 2021 елда «Экология» илкүләм проекты Татарстанда тагын өч төбәк проектын гамәлгә ашыруны күздә тота – финанслау күләме 146,7 млн сумлык «Чиста ил» төбәк проекты, 178 млн. сумлык «Урманнарны саклау» төбәк проекты, 22 млн сумлык бюджет белән «Уникаль су объектларын саклау» төбәк проекты.
«Чиста ил» төбәк проекты кысаларында Түбән Кама районы һәм Минзәлә шәһәренең Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекләрне рекультивацияләү эшләре дәвам итә. Прости авылында резин калдыклар чүплеге әле җыю совет чорыннан ук калган. Ул, әйләнә-тирә мохиткә янудан агулы продуктлар чыгарып, берничә тапкыр янган да. Рекультивация эшләре узган елларда башланган, техник өлеше тәмамланган. 2021 елда якында урнашкан елганы чистартып, агачлар утыртып һәм үлән чәчеп, чараларны төгәлләү планлаштырыла.
«Уникаль су объектларын саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру Татарстанның өч су объектын: Лаеш районының Никольский авылында Мишә елгасының уң кушылдыгын, Мамадыш шәһәрендә Вятка елгасын, Лаеш районының Державин авылындагы буаны экотернәкләндерүне күздә тота.
«Урманнарны саклау» төбәк проектын үтәү өчен урманнарны янгыннан саклау буенча 91 млн сумлык чаралар комплексын уздыруга махсус техника һәм җайланмалар сатып алыначак. Моннан тыш, илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Россия бюджетыннан Татарстанның 39 муниципаль районында урманнарны торгызу һәм үрчетү чараларын уздыруга 87 млн. сум акча бүлеп бирелә, Арча һәм Саба муниципаль районнарында урман орлыклары запасы формалаштырылачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте