Татарстан бизнесы 3% белән 1 млрд. сумнан артык акча алган

2021 елның 21 мае, җомга

Татарстанда 3%лы «ФОТ 3.0» дигән ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 17 майга банкларда Татарстан эшкуарларыннан 1,13 млрд. сумлык 350 гариза канәгатьләндерелгән.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта республика эшкуарлары тарафыннан 3,4 млрд.сумга ташламалы финанс җәлеп итүгә 938 гариза бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, зыян күргән тармаклардан бизнесны яңадан торгызуга һәм бу өлкәләрдә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль программа 9 мартта эшли башлады, аны гамәлгә ашыру 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Программа шартлары буенча, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3%  тигез. Финанслау мөмкинлеге 12 айга кадәр бирелә, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында кредит алучы аның буенча төп бурычны һәм процентларны түләми, ә икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләр белән эшләргә мөмкин булачак.

Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә пандемия зур йогынты ясаган тармаклардан – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе дә катнаша ала. Микро һәм кече предприятиеләр өчен ташламалы ставка буенча финанслау ОКВЭДның төп яки өстәмә кодлары, урта һәм эре предприятиеләр өчен – фәкать төп кодлар буенча гына гамәлгә ашырыла.

Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең штат саныннан чыгып исәпләнә – һәр хезмәткәргә 12 айга исәпләгәндә минималь хезмәт хакы (12 792 сум). Шул ук вакытта, кредитның максималь суммасы 500 млн.сумнан артмаска тиеш. Кредит килешүе 1 июльгә кадәр төзелергә тиеш.

Ташламалы финанс алу өчен Татарстан Республикасындагы 15 банкка мөрәҗәгать итәргә була: «Сбербанк» ГАҖ, АК БАРС БАНК ГАҖ, ВТБ ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «Райффайзенбанк» АҖ, «АБ» РОССИЯ» АҖ, «МСП Банк» АҖ, «ФК Открытие» Банк ГАҖ, «Банк Казани» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Совкомбанк» ГАҖ, Банк ГПБ (АҖ), «АЛЬФА-БАНК» АҖ, РОСБАНК һәм АКБ «Энергобанк». Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия банкы аккредитацияләнгән.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International