Июнь аенда ТР Икътисад министрлыгы муниципалитетлардан «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый. «Модерация» тәмамлангач, ТР Икътисад министрлыгы «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясендә сайлап алынган 10 проектны РФ Икътисадый үсеш министрлыгына җибәрәчәк. Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе билгеләячәк, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислек итә.
«Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия конкурсы шәһәр һәм муниципаль районнар, шулай ук авыл җирлекләре арасында 2017 елдан бирле үткәрелә. 2021 елда конкурсның приз фонды 1 млрд. сум тәшкил итәчәк. Акча 50 җиңүче арасында бүленәчәк: шәһәр һәм муниципаль округлардан һәм җирлекләрдән лауреатлар – 10 млн. сумнан 50 млн. сумга кадәр, авыл җирлекләре 3 млн. сумнан 20 млн. сумга кадәр субсидия алачак.
Татарстан, 2017 елда гамәлгә куелганнан бирле, иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр конкурсында катнаша. Бу вакыт эчендә аның төрле номинацияләрендә Лаеш, Чистай, Баулы, Мөслим һәм Мамадыш районнарында урнашкан торак пунктлары призлы урыннар яулады. Аерым алганда, узган ел Мамадыш «Муниципаль берәмлекләрдәге халык белән нәтиҗәле кире элемтә булдыру, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны башка рәвешләрдә җирле үзидарә эшчәнлегенә җәлеп итү» номинациясендә җиңүче булды. Ә Баулы районының Исергәп авыл җирлегенә «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңай яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә икенче урын бирелде.