Мидхәт Шаһиәхмәтов эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар!
 
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия эшкуарлык көне белән тәбрик итәм!

  Бүген безнең республикада һәм илдә эшкуарлык үсешенә һәм аңа ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Эшкуарлар икътисад үсешенә зур өлеш кертә, тотрыклы тормыш нигезе, яңа эш урыннары булдыра, республиканың иң ерак почмакларында да гражданнарны товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итә, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырта. 

Узган ел эшлекле берләшмәләр белән бердәм тырышлык һәм өзлексез ачык диалог аркасында гына, без законнар чыгару инициативаларын һәм эшкуарларның гаризаларына нигезләнгән ярдәм чараларын формалаштыра алдык, бу республика бизнесын саклап калырга ярдәм итте.

Хәзер бу элемтәне ныгыту һәм хуплау, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру аеруча мөһим һәм эшкуарлыкка комплекслы ярдәм күрсәтүне дәвам иттерергә кирәк. Безнең уртак бурычыбыз – гражданнар өчен уңайлылык һәм аларның иминлеге, ил икътисады үсешенең яңа нокталарын ныгыту һәм эзләү. 

Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм яңа проектларны һәм идеяләрне гамәлгә ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телим!

#БизнесГордостьСтраны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International