Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бизнеска ярдәм итү өчен чат-бот эшләтеп җибәрә

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Россия эшкуарлык көнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшлекле бергәлек белән үзара хезмәттәшлекнең яңа форматларын эзли. Кроссмессенджер Telegram каналында, @subsidii_pkm_bot адресы буенча эшләячәк чат-бот бизнеска ярдәм күрсәтүдә яңа виткомы булачак, ә шуның белән бергә актуаль субсидияләр турында мәгълүмат алуның яңа мәйданчыгына әвереләчәк.

Безнең Бот нәрсә эшли белә? Ярдәм итә белә! Әүвәл бот кулланучыга «Ризык китерү буенча агрегаторлар комиссиясе өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү» һәм «Кредитлар буенча процентларны субсидияләү» программалары буенча заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Программаларны эшләтеп җибәргәннән соң кирәкле документлар исемлеген күрсәтер һәм субсидия алуга заявка формалаштыруга куела торган барлык таләпләрне аңлатыр. Әгәр дә сез субсидия алгансыз икән инде – хисапны тапшыру турында искә төшерер.

Шул рәвешле, чат-бот ярдәмендә бизнес вәкилләре чират тормыйча, теләсә кайсы уңайлы вакытта, онлайн рәвештә бушлай консультация алырга мөмкин. 

Чат-ботка инде хәзер үк кушылырга мөмкин, моның өчен Telegram каналының эзләтү өлешендә «Субсидии ЦРПП» сүзләрен җыярга яки QR-кодны скан аша күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International