ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

28 июльдә Казанда башланып киткән «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit2021» XII Халыкара икътисадый саммитының төп темалары булып продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең хәләл өлкәсен үстерү, экспорт күләмнәрен арттыру, ислам ипотекасы, яшьләр дипломатиясе, шулай ук икътисадны цифрлаштыру торды. Форумның хөрмәтле кунаклары Россиянең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Чарада шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 29 июлендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә машина төзелеше кластеры форумы кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм итү өчен цифрлы инструментларны куллану темасына панель дискуссия узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узачак.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» тапшыруында катнашты. Эфир Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган иде.

Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ төркеме) Татарстан Республикасының Түбән Кама районыннан «Умные машины» сәнәгый суыткыч җиһазлары җитештерү компаниясенә займ бирәчәк. Фонд биргән акча суммасы 240 млн. сумнан артык булачак. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 300 яңа эш урыны булдырылачак.

Бүген Татарстанда 134,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Махсус салым режимы гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстан үзмәшгульләренең гомуми кереме 27,1 млрд сумнан артып киткән.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Банклар тарафыннан реструктурлаштыруның эчке программалары кысаларында республикада эшкуарлардан 21,7 млрд. сумлык 2332 гариза канәгатьләндерелгән. Татарстан бизнесы, РФ Үзәк Банкы киңәшләренә нигезләнеп, үз йөкләмәләрен үтәүне 6 айдан да артмаган вакытка туктатып тору яки ташламалы чор дәвамында түләүләр күләмен 2021 елның 1 июленә кадәр киметү өчен гариза бирә алган.

Татарстан Республикасында сәнәгать парклары резидентлары тарафыннан оештырылган эш урыннары саны ел башыннан 4170 берәмлеккә артып, 38 626 җиткән.


23
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев бу атнада Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды.

2021 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды үзмәшгульләр бизнесын үстерүгә 44 микрозайм биргән. Бу хакта ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге җитәкчесе Вячеслав Соловьев хәбәр итте.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ведомство министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе Балык Бистәсе районы предприятиеләре һәм компанияләрендә эш визиты белән булып китте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International