Сәнәгать парклары резидентлары 2021 елда 4000 артык эш урыны булдырган

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында сәнәгать парклары резидентлары тарафыннан оештырылган эш урыннары саны ел башыннан 4170 берәмлеккә артып, 38 626 җиткән.

Татарстан сәнәгать инфраструктурасының нәтиҗәле эшләп килүче объектлар саны буенча лидерларның берсе һәм аларга ярдәм итү буенча чараларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Республикада, 2004 елдан башлап, сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары төзелә һәм динамикалы рәвештә үсә. Бүген республика территориясендә 105 инфраструктура объекты бар. 2021 елда сәнәгать парклары резидентларының 10 берәмлеккә артуы күзәтелә, аларның гомуми саны 1526 берәмлеккә җиткән.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, республикада эшләп килгән 105 сәнәгать паркы арасында 18енә генә 6,4 млрд. сум күләмендә бюджет акчалары катнашында финанс бирелгән булган, шул ук вакытта инфраструктураның барлык дәрәҗәләрендә дәүләт катнашында булган салым түләүләре күләме 2020 елда гына да 19,1 млрд.сум тәшкил иткән, бу, үз чиратында, парклар оештыруга кертелгән акчаларның нәтиҗәлелеген күрсәтә. Хәзерге вакытта инфраструктураның яңа объектларын төзү шәхси инвестицияләр хисабына башкарыла.

Шәхси инициативага карамастан, инфраструктура мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл җирендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлы мөмкинлекләрне тигезләү, эш урыннары булдыру һәм модернизацияләү, районнарда эш белән тәэмин итүнең альтернатив төрләрен булдыру һәм халыкның авыл җирлегеннән  китүен киметү максатларында, республиканың муниципаль районнарында урнашкан сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе эшләнде. Концепция Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланды.

Әлеге концепция кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына салым ташламаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә торган берничә закон чыгару инициативасы кабул ителде:

- «Керемнәр» УСН буенча түбәнәйтелгән ставкалар – 1%, «Керемнәр – Чыгымнар» УСН буенча – 5%; 

- Транспорт салымын һәм оешмалар милкенә салым түләүдән тулысынча азат итү.

Моннан тыш, концепция нигезендә, сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре түбәндәгеләрне үз эченә алган ярдәм чараларының пакетлы комплексына исәп тота ала:

- Кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү

- Сәнәгать биналары, коммуналь һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә 5 елга кадәрге срок белән 30 миллион сум күләмендә 5%лы «Төзелеш» займын бирү

- Елына 4,5% белән микрозаймнар

- Электр энергиясенә чыгымнар өлешен субсидияләү.

Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта сәнәгать паркы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу таләбе – сәнәгать паркы 70% азрак тулган булырга, резидент Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булып торырга тиеш, ә парк үзе  ТР Икътисад министрлыгының тиешле аккредитациясенә ия булырга тиеш.

Килешү төзү өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча кабул ителә. Шулай ук 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алдан консультация алырга мөмкин. Моннан тыш, гаризаны Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша (КФҮ кушымтасында «Минем документлар») әлеге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/authenticate?0=mfc-

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International