Татарстанның үзмәшгульләренең суммар кереме 27,1 млрд сумнан артып киткән

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген Татарстанда 134,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Махсус салым режимы гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстан үзмәшгульләренең гомуми кереме 27,1 млрд сумнан артып киткән.

Быел үзмәшгуль гражданнар институтын үстерү ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, ул илкүләм максатларда да чагылыш тапты – үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру буенча федераль проект «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты составына кертелде.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә үзмәшгульләр саны арта бара, бу исә бизнес алып бару формасының гади һәм уңайлы булуы турында сөйли. Өстәвенә, «Һөнәри керемгә салым», быелдан башлап Россиядә гамәлдән чыгарылган ЕНВД альтернативаларының берсе булып тора. Хезмәткәрләр ялларга ниятләмәгән һәм үзе җитештергән продукциядән тыш товарлар сатуга бәйле эшчәнлек алып бармаган гражданнар әлеге салым режимын сайларга хокуклы. Махсус салым режимы гамәлдә булган вакытта республика үзмәшгульләре 850,9 млн.сумнан артык салым түләгән.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды регионның үзмәшгуль гражданнарына һәрьяклы ярдәм күрсәтә. Алар өчен РФ Үзәк Банкы ставкасы белән ике елга кадәр ташламалы шартларда 500 мең сумга кадәр микрофинанс алу мөмкинлеге бар. Шулай ук быелгы елда ярдәм фонды үзмәшгуль гражданнарның продукциясен маркетплейсларда урнаштыру һәм алга этәрү һәм күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу буенчаүзмәшгульлеккә хезмәт күрсәтә.

Моннан тыш, хокукый һәм финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук үзмәшгульләр продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен Министрлык тарафыннан даими нигездә күргәзмә-ярминкә чаралары, форумнар һәм укыту вебинарлары үткәрелә. Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү өчен өстәмә рәвештә 100 мең сумга кадәр финанс ярдәме биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International