28 июльдә Казанда башланып киткән «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit2021» XII Халыкара икътисадый саммитының төп темалары булып продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең хәләл өлкәсен үстерү, экспорт күләмнәрен арттыру, ислам ипотекасы, яшьләр дипломатиясе, шулай ук икътисадны цифрлаштыру торды. Форумның хөрмәтле кунаклары Россиянең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Чарада шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.
Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән икътисадый багланышларын ныгыту – форумның төп бурычы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Республика җитәкчесе сүзләренчә, Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге – Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән өстенлекле юнәлеш. Республика башлыгы форумда катнашучыларга уңышлы эш теләде.
Россиянең икътисадый үсеш министры Максим Решетников та Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Ислам илләре белән хезмәттәшлек итү, Россиядә яшәүче 20 миллион мөселманның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен безнең икътисад ничек үзгәрергә тиешлеге турында сөйләшергә кирәк, – дип ассызыклады министр. – Биредә туган барлык проектлар да федераль дәрәҗәдә игътибар белән өйрәнеләчәк».
Шулай ук ул форум кысаларында хәләл темасына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Бу – икътисадның яңа, тиз үсә торган секторы. Хәләл индустриясе ил эчендә дә, экспорт өлкәсендә дә зур потенциалга ия. Бу – инвестицияләр, сәүдә, мода, мәдәният, креатив индустрия. Форумны уздыру чорында бу мәсьәләләр буенча актив фикер алышыначак», – дип өстәде министр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Решетников Russia Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсе белән таныштылар. Быел 100 артык экспонент үз продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдим итте. Категорияләр төрле: азык-төлек, медицина, фармацевтика, косметика, кием-салым, бизәнү әйберләре, туризм өлкәсе, ИТ, финанслар һ.б. Россия компанияләреннән тыш, үз стендларын Төркия, Индонезия, Бәһрәйн, БГӘ, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Казакъстан һәм Әзербайҗан вәкилләре оештырды.
Шулай ук саммит кысаларында VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышы узды. Хәзерге вакытта республикада сәнәгать предприятиеләренең уңышлы үсеше өчен кирәкле шартлар тудырылган. Дәүләт ярдәме чараларының киң даирәсе эшләнгән, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары эшли.
Президент машина төзелеше тармагы өчен цифрлаштыру мәсьәләләренең өстенлекле булып торуына игътибар итте. «Без конкурентлы булуда мәнфәгатьле, һәм предприятиеләребезнең автоматлаштыруга карата мөнәсәбәтен үзгәртәчәкбез. Моннан башка гына зур үзгәрешләрне көтеп булмый», – диде ул.
Максим Решетников билгеләп үткәнчә, Россия икътисады демандемиягә кадәрге позицияләргә әйләнеп кайта, икътисадый үсеш күпчелек өлкәләрдә бара. Шулай ук ул ислам илләре белән хезмәттәшлекне реаль эшләүче механизм дип атады, алар белән товар әйләнеше күләме 5 ел эчендә 30% диярлек арткан.
Өстенлекле бурычлар арасында министр цифрлы технологияләрнең тизләтелгән үсешен, шулай ук түбән углеродлы икътисадка күчүне билгеләде. Утырыш барышында дискуссиядә катнашучылар цифрлаштыру чорында сәнәгать юлыга торган проблемалар турында фикер алышты, шулай ук аеруча актуаль цифрлы сервисларны карады.
«Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты Казанда 28-30 июль көннәрендә уза.