2021 елның 29 июлендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә машина төзелеше кластеры форумы кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм итү өчен цифрлы инструментларны куллану темасына панель дискуссия узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узачак.
Секциядә Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Алинә Яруллина катнашачак.
«КУЭ өчен «цифрлы икътисад» программасы буенча ярдәм чараларын саклау һәм үстерү кейслары» – 29 июльдә «Казан Экспо»да билгеләнгән VII Машина төзелеше буенча халыкара кластер форумы кысаларында панель дискуссиясе темасы әнә шулай яңгырый. Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы Россия Федерациясе Президенты В.Путинның 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында указларын үтәү йөзеннән гамәлгә ашырыла.
Пандемия цифрлаштыру темпларын тизләтте, күрсәтелә торган барлык төп хезмәтләргә һәм процедураларга читтән торып үтеп керү форматына этәргеч булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре форум кысаларында эшкуарлар белән эшләүдә кулланыла торган яңа санлы инструментларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Мисал өчен, үзен кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү срокларын кыскарту өчен нәтиҗәле чара буларак күрсәткән ФАСТТРЕК.РФ порталы турында сөйләячәкләр. ФАСТТРЕК.РФ – Түбән Новгород өлкәсендә җәелдерелгән иң яхшы Татарстан Республикасы тәҗрибәсе. Сервис онлайн гариза һәм документлар җибәрергә һәм микрозаймны ике тапкыр тизрәк алырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, агымдагы елда республикада бизнеска кредит бирү өчен цифрлы онлайн-сервис – «Гарантия агымы» – Гарантия фонды поручительлеге белән онлайн-кредит бирү буенча Россиядә беренче тәҗрибә башланып китте. Сервис эшкуарларга 2 эш көне эчендә займ алу мөмкинлеген бирә. Фонд поручительлеге онлайн-кредит сегментында иң түбән процент белән финанс җәлеп итү мөмкинлеген бирә.
Форумда шулай ук җитештерүчеләрнең маркетингка чыгуы турында да фикер алышачаклар. Хәзерге вакытта e-commerce базары продукцияне сату өчен иң актуаль каналларның берсе дип танылган.