Роман Әмирханов «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруы эфирында коррупция торышы турында сөйләде

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» тапшыруында катнашты. Эфир Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган иде.

«Республикада яши торган кешеләр тормышының сыйфатын арттыруны тәэмин итә торган икътисадның тотрыклы, баланслы, гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру Икътисад министрлыгының төп максаты булып тора. Бу максатларга ирешү өчен Татарстанда һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә барган процессларны һәм күренешләрне характерлаучы мәгълүмат базасы кирәк», – дип билгеләп үтте Әмирханов, Икътисад министрлыгының төбәктә коррупция торышын тикшерүдә кызыксынуы турындагы сорауга җавап биреп.

Бу юнәлештә Министрлык структурасында эшне 2021 елның 1 гыйнварыннан Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башкара, аның эшчәнлегенә Әмирханов җитәкчелек итә.

Алып баручының сраштырулар үткәрү методологиясе турындагы соравына җавап биреп, министр республика гражданнарының фикерләрен үлчәү һәм үткәрү практикасы 2005 елдан башлап ел саен гамәлгә ашырыла, дип аңлатты. Кагыйдә буларак, сораштыру сайланма репрезентативлылык нәтиҗәлелеген үтәү буенча интервью рәвешендә уза. Сораштыруда республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр катнаша.

Эфир кысаларында шулай ук пандемиянең сораштыру үткәрүгә һәм Департамент эшчәнлегенә йогынты ясау мәсьәләсе буенча да фикер алышынды. 

Икътисад министры урынбасары сүзләренә караганда, 2020 ел социаль сораштыруларны оештыру һәм үткәрү өлешендә үзгәрешләр керткән. Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле чикләүләр аркасында, узган ел Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү онлайн-режимда үткәрелгән.

Эфир барышында респондентлар биргән белешмәләрнең корректлылыгына һәм дөреслегенә игътибар иттеләр. Департамент җитәкчесе респондентлар белән эшләүгә билгеле бер таләпләр җыелмасы һәм шәхси сыйфатлар, шул исәптән катгый эчке дисциплинага ия булган интервьюерлар җәлеп ителүен билгеләп үтте.

Һәр интервьюер укулар уза, шуның нигезендә респондентларны сайлап алу кагыйдәләре, респондент белән әңгәмәнең эчтәлеге бәян ителә; кирәкле документларның тулы комплекты бирелә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча анкеталарны тутыру сыйфаты, релевантлык мәҗбүри рәвештә тикшерелә.

Алга таба мәгълүматлар махсус эшләнгән программа тәэминатына кертелә. Шуннан соң сораштыру нәтиҗәләренә анализ ясала.

Төбәктә коррупция торышы буенча соңгы сораштыру һәм коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре фикер алышуның тагын бер темасы булды. Сораштыру узган ел 19 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр үткәрелгән.  Сораштыру нәтиҗәсендә әлеге проблемага күрсәткән респондентлар өлеше кими бара.

Татарстанда коррупция дәрәҗәсен бәяләү турындагы сорауга җавап биреп, спикер республикада коррупциягә каршы системалы эш уңай нәтиҗәләр бирә, дип билгеләп үтте. Коррупция күләмен характерлый торган төбәк халкының коррупциячел колачы тотрыклы рәвештә кими.

Социологик сорашып белешүләрнең төп бурычлары турында сөйләшенде, алар төрле формаларда коррупция китереп чыгара торган факторлар турында халык фикерен өйрәнү, җәмгыятьтә проблемалар булуы, шул исәптән әлеге проблеманы кабул иткәндә гражданлык позициясен өйрәнүдән гыйбарәт.

Телетапшыру ахырында Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитетының планнары һәм бурычлары турында сөйләштеләр.

«Хәзерге вакытта Министрлыкның Социаль-икътисадый мониторинг департаменты алдында торган төп бурычларның берсе – республикада һәм аның муниципаль берәмлекләрендә төбәкнең социаль-икътисадый процессларны даими күзәтеп торуга нигезләнгән мәгълүмати-аналитик ресурсларын булдыру. Татарстан Республикасында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тикшереп тору инструментларының нәтиҗәлелеге әһәмиятле мәгълүматны ала алу мөмкинлегенә турыдан-туры бәйләнгән», – дип тәмамлады сүзен Роман Әмирханов.  

Бу максатларда социологик сораштыру һәм күзәтү мәгълүматлары, идарә итүнең үзенчәлекле көзгесе булып, республикадагы хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен өстәмә мәгълүмат бирә. Сораштырулар нәтиҗәсе социаль сәясәткә төзәтмәләр кертергә, социаль өлкәдә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар исемлеген төзергә, шулай ук республика халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен эчке ресурсларны (финанс, матди-техник, кадрлар һ.б.) ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International