«Түбән Кама» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында 3 инвестиция проекты хупланды. Чара ТР Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2021 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеш рейтингын формалаштырды. Лаеш районы – рейтинг лидеры, икенче урында – Әлмәт районы, өченчедә – Түбән Кама.
2021 елның беренче ярты еллыгында Республика Маркетинг Үзәге ресурсларында 2,8 мең кеше 44,1 млрд.сум күләмендә табыш алган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 млрд.сумга диярлек күбрәк (37,5 млрд.сум).
2021 ел башыннан алып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс чаралары буенча республика бизнесына 454,91 млн сумлык 274 ташламалы микрозайм бирелгән.
Бер елдан артык Россия пандемия шартларында яши һәм эшли. Безгә йогышлы чирнең берничә дулкынын уздырып җибәрергә туры килде.
Татарстанның социаль предприятиеләре вәкилләре өчен социаль эшкуарлык буенча бушлай белем бирү программасы старт алды. «Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү» квалификация күтәрүнең махсус программасы буенча дәресләр Казан федераль университеты базасында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән уза.
Ел башыннан Татарстанның авыл эшкуарларына бизнесны үстерүгә 1,7 млрд.сум заем акчасы бирелгән. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды займнар буенча поручитель булган.
Максатлары һәм бурычлары: «Родовая усадьба» бренды белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар кооперациясе нигезендә авылны саклап калу һәм үстерү.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык өчен «цифрлы икътисад» программасы буенча ярдәм чараларын саклау һәм үстерү кейслары» темасына панель дискуссия узды, ул эшкуарлар өчен дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген яхшырту мәсьәләләренә багышланган иде. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый форумы кысаларында Кырым Республикасы икътисад министры Дмитрий Шеряко белән очрашты. Делегация Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында булды.