«Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты Моношәһәрләрне үстерү фондыннан 240 млн.сум акча алачак

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ төркеме) Татарстан Республикасының Түбән Кама районыннан «Умные машины» сәнәгый суыткыч җиһазлары җитештерү компаниясенә займ бирәчәк. Фонд биргән акча суммасы 240 млн. сумнан артык булачак. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 300 яңа эш урыны булдырылачак.

«Фонд ярдәме белән Түбән Камада югары технологияле суыткыч җиһазлары җитештереләчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыруның беренче этабында ук шәһәрдә 300 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Без яшь кадрларга басым ясарга телибез, безнең хәтта югары класслы белгечләрне укыту буенча үз программабыз да бар. Киләчәктә ул хезмәткәрләр штатын 1000 кешегә кадәр арттыру мөмкинлеген бирәчәк», – дип шәрехләде «Умные машины» ҖЧҖ директоры Юрий Светличный.

МОНОГОРОДА.РФ акчалары хисабына кирәкле технологик җиһаз сатып алыначак, аның ярдәмендә производствода бер һәм ике ишекле суыткыч шкафлары әзерләнәчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә предприятиенең куәте елына 30 мең суыткыч тәшкил итәчәк. Инвестпроектның гомуми бәясе – 470 млн сумнан артык.

«Умные машины» компаниясе «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора. Элегрәк Моношәһәрләрне үстерү фонды сәнәгать паркына инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә 320 млн. сумнан артык финанс ярдәме биргән булган.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте үсеш институтларын реформалаштыру кысаларында 2021 елда Моношәһәрләрне үстерү фондын бетерү турында карар кабул итте. Бүгенге көндә МОНОГОРОДА.РФ, йөкләмәләрен фактта ВЭБ.РФ тапшырганчы кадәр, гаризалар кабул итүен дәвам итә. Фонд финансларга өлгерми калган проектлар дәүләт корпорациясенә тапшырылачак.

Белешмә өчен: «Умные машины» ҖЧҖ – тулы җитештерү циклы, материаллар һәм комплектлау өлешләрен тирәнтен эшкәртә торган заманча сәүдә суыткычлары җитештереләчәк җитештерү компаниясе. Предприятиенең әзер продукциясе Россиядә, Таможня берлеге илләрендә, Кавказ аръягы, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия илләрендә сатылачак.

Моношәһәрләрне үстерү фонды ВЭБ.РФ төркеменә керә, аның эшчәнлеге илкүләм үсеш максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. РФ Икътисадый үсеш министрлыгының өстенлекле юнәлеше булып кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар булдыру һәм илнең сәнәгать, инфраструктура, чимал булмаган экспорт, кече һәм урта бизнес, шәһәр икътисады, инновацияләр һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә алга киткән үсеше өчен дәүләт һәм шәхси инвестиция ресурсларын берләштерү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International