Балык бистәсе районында яңа «Кишер» сәнәгать паркы булдыру планлаштырыла

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Бүген ведомство министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе Балык Бистәсе районы предприятиеләре һәм компанияләрендә эш визиты белән булып китте.  

Визит «КЛАРИУС» ҖЧҖ белән танышудан башланды. Предприятие Африка сомын үрчетү белән шөгыльләнә. Җитештерү егәрлекләре сменага 2 тоннага кадәр чимал эшкәртергә мөмкинлек бирә, шуларның 50%ы – үзләре җитештергән балык, калган 50%ы – елга балыгы һәм республиканың башка аквакультура хуҗалыкларында үстерелгән балык. Компаниягә республикада гамәлдә булган ярдәм механизмнары – төрле эшкуарлык максатларына ташламалы микрофинанслау, шул исәптән җитештерүне киңәйтү һәм кирәкле җиһазлар сатып алу турында консультация бирелде.

Аннары делегация әгъзалары районның бюджет барлыкка китерүче предприятиесе – «Русский Мрамор» АСК АҖ карадылар. Компания 2012 елда Балык Бистәсе муниципаль районында мәрмәр сыер ите җитештерү проектын гамәлгә ашыра башлаган. Завод ике цехтан тора: сугым һәм чистарту, ит эшкәртү. Цехлар өр-яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. Югары технологияле производство ит җитештерү процессын стерильләштерү өчен барлык шартларны булдырырга, шулай ук продуктның үзлекләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә торган өлгертү технологиясен кертергә мөмкинлек бирә.

Компания X5 Retail, «Магнит», «Лента», «ОКЕЙ», «Вестер», «Мосмарт», «Седьмой континет», «Монетка», «Полушка» кебек эре федераль ритейлерлар һәм локаль челтәр кибетләре белән эшләүгә зур игътибар бирә һәм региональ дистрибьюторлар челтәрен үстерү һәм киңәйтү белән кызыксына.     

Делегация визитының чираттагы пункты «Kisher» кондитер фабрикасы булды. 2020 елда производствода төзү-монтаж эшләре тәмамланган, компания планнарында – сәнәгать паркы булдыру. Сәнәгать паркы өчен җир участогы инде формалаштырылган. Киләчәктә, предприятиенең чимал базасы белән тәэмин итү максатларында, үз авыл хуҗалыгы производствосын булдыру планлаштырыла. Бүгенге көндә челтәр кибетләре белән килешү мөнәсәбәтләре төзелгән. Визит барышында сәнәгать паркы булдыру перспективалары турында фикер алыштылар, 70% азрак йөкләнгән инфраструктура объектлары резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чараларының яңа комплексы турында консультация уздырылды. 

Эш төркеменең визиты «Дикая ферма» эко-паркы белән тәмамланды. Социаль шәхси проект экотуризм өлкәсендә уникаль комплекс булып тора. Мул флорасы һәм фаунасы булган табигый матур тыюлык зоналары урнашкан биредә, анда кыргый хайваннар үзләре өчен табигый тирәлектә яшиләр һәм дәүләт дәрәҗәсендә сакланалар. Бүгенге көндә ике йөздән артык Кызыл китап боланнары һәм алтай мараллары яшәгән бердәнбер табигый киңлек бу. 

Өч катлы кунак йорты файдалануга тапшыру стадиясендә, алты почмаклы буралар рәвешендә мунча комплекслары төзелеп ята. Предприятиегә шулай ук республикада гамәлдә булган бизнеска ярдәм итү механизмнары турында да мәгълүмат бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International