Татарстан эшкуарлары 21,7 млрд. сумнан артык кредитлар буенча кичектереп түләү мөмкинлеге алган

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Банклар тарафыннан реструктурлаштыруның эчке программалары кысаларында республикада эшкуарлардан 21,7 млрд. сумлык 2332 гариза канәгатьләндерелгән. Татарстан бизнесы, РФ Үзәк Банкы киңәшләренә нигезләнеп, үз йөкләмәләрен үтәүне 6 айдан да артмаган вакытка туктатып тору яки ташламалы чор дәвамында түләүләр күләмен 2021 елның 1 июленә кадәр киметү өчен гариза бирә алган.

Займнарны реструктурлаштыру пандемия чорында кече һәм урта бизнеска кирәкле беренчел чараларның берсе булды. Чара түләүләрдә кыенлык кичергән заемчыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Быел реструктурлаштыру пандемиядән соң акчаны бизнесны үстерүгә һәм яңартуга, эшкуарның бурыч йөкләнешен вакытлыча киметүгә юнәлдерү мөмкинлеген бирә.

Реструктурлаштыру буенча банк эчендәге программада заемчы тарафыннан үз йөкләмәләрен үтәүне 6 айдан да артмаган вакытка туктатып торуны яисә ташламалы чор дәвамында түләү күләмен киметүне исәпкә алучы шартнамә шартларын үзгәртү каралган.

Шул ук вакытта заемчыга түләүне кичектереп тору хокукын биргәндә кредит килешүе буенча процент ставкасы артырга тиеш түгел, кредит каникулларын алу кредит тарихын начарайтмый. Эшкуарлар, шулай ук, кредит оешмасы Икътисадый үсеш министрлыгы программасында катнашса, банклар өчен федераль субсидияләр хисабына кичектерелгән бурыч суммасын киметүгә дә исәп тота ала.

Шәхси эшкуар шулай ук кулланучылар кредитын реструктурлаштыруга һәм ташламалы чорга яисә түләүләрнең тулысынча туктатылуы яисә аларның күләмен мөмкин кадәр киметү турында сорарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International