2021 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды үзмәшгульләр бизнесын үстерүгә 44 микрозайм биргән. Бу хакта ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге җитәкчесе Вячеслав Соловьев хәбәр итте.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда үзмәшгульләр өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.
Популяр финанс чарасы булып «Үзмәшгульләр» микрозаймы тора, ел башыннан ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге 6,3 миллион сумнан артык суммага 44 микрозайм биргән. Программаны тормышка ашыру «һөнәри керемгә салым» түләүчеләргә отышлы шартларда өстәмә финанс җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, чөнки коммерция банклары үзмәшгульләрнең заявкаларын һәрвакытта да канәгатьләндерми.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ташламалы микрофинанс бирү мөмкинлеге максатларында, 2021 елның 1 июненнән башлап, «Үзмәшгульләр» микрозаймы буенча максималь процент ставкасы РФ Үзәк банкы дәрәҗәсендә – 5,5% кадәр киметелгән, элек ул 6% иде.
Финанслардан тыш, финанс булмаган хезмәтләр күрсәтүгә дә ихтыяҗ бар: маркетплейсларда урнашу, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, белем бирү хезмәтләре күрсәтү сорала. Ел башыннан Фонд күрсәтә торган хезмәтләрдән 1300дән артык үзмәшгуль файдаланган инде.
«Алынган акчаларга Татарстан үзмәшгульләре чәчтарашлар, чәчәк студияләре ача, такси йөртүчегә әйләнә, хәтта маркетинг хезмәтләре дә күрсәтә. Без бизнес-план булуын карыйбыз, кредит тарихын тикшерәбез һәм аналитика үткәрәбез, шуннан соң бизнес-процессны үстерүгә микрозайм бирү турында карар кабул итәбез», – дип сөйләде Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге җитәкчесе Вячеслав Соловьев.
23 яшьлек үзмәшгуль Илүзә Хәлиуллина үзмәшгульлек сыйфатында бер ел элек теркәлгән. Ул «Ne случайности» чәчәк студиясен ачкан. Кыз чәчәк композицияләре җыя һәм бәйләмнәр сата. Үзмәшгуль кыз Татарстан эшкуарлыгына ярдәм итү фондыннан 200 мең сум күләмендә ташламалы микрозайм алган. Бу суммага ул бина арендалаган, анда ремонт ясаган, товарны саклау өчен махсус суыткыч җиһаз сатып алган һәм күмәртәләп чәчәкләр сатып алган. Үзмәшгуль сүзләренә караганда, ике ай эчендә ул кредитны аклый алган һәм табыш ала башлаган.
«Мин чәчәкләр белән эш итәргә яратам, бу минем хобби, мин Youtube каналында видео-дәресләр карадым, флористика курслары уздым һәм чәчәк бизнесын үтерергә теләгем барлыгын аңладым. Башта өйдә эшләдем, хәзер менә студия ачып җибәрдем. Заказлар Instagram аша килә. Мин барысын да булдыра алдым! Татарстан эшкуарлыгына ярдәм итү фондыннан алынган 200 мең сумны 2 ай дигәндә кайтарып бирә алдым. Хәзер табыш ала башладым дип әйтә алам. Иң мөһиме, үз эшен ачарга теләүчеләрнең барысына да куркмаска киңәш итәр идем! Беренче адымны ясагыз!» – ди Илүзә Хәлиуллина.
Хәлиуллина бизнесын үстереп, шәхси эшкуар булырга ниятли. Заказлар бик күп, кул җитми – тагын берәр хезмәткәрне ялларга, товар билгесен теркәтергә кирәк. Ул ышана, барысы да уңышлы килеп чыгачак, чөнки ТР эшкуарлыгына ярдәм фондының барлык үсеш стадияләрендәге эшкуарларга да ярдәм программалары бар.
Исегезгә төшерәбез, Республикада үзмәшгуль сыйфатында 134,5 меңнән артык кеше теркәлгән. Әлеге статус илкүләм проект кысаларында дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге бирә.
Микрозаймнан шәхси эшкуар булмаган һәм махсус салым – «Һөнәри керемгә салым» режимын кулланучы физик затлар файдалана ала. Шул ук вакытта заемчы кимендә 6 ай дәвамында үзмәшгуль статусында теркәлгән һәм Татарстан территориясендә теркәлгән булырга, микрозаймны түләп бетерү вакытына бурычка алучының яше 65 елдан артмаска тиеш. Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен 3 айдан 24 айга кадәр бизнесны үстерү өчен кирәкле теләсә нинди чыгымнарга 3 меңнән 500 мең сумга кадәр акча каралган.
Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча кабул ителә. Шулай ук алдан консультацияне телефон аша да алырга мөмкин 8 (843) 524-90-90, сайт: https://fpprt.ru/