ТР Икътисад министрлыгында эшче төркемнең традицион утырышы узды

2021 елның 23 июле, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев бу атнада Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Көн тәртибендә «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» конкурсы йомгаклары буенча бюджетара трансфертлар бирү, Бөтенроссия халык санын алуга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге бюджетына субвенция бирү буенча килешүләргә һәм корылыкка бәйле вәзгыятькә багышланган мәсьәләләр каралды.

Көн тәртибенә күчкәнче, РФ Хөкүмәте тарафыннан яшел финанслауның максатлары һәм төп юнәлешләре расланган боерык раслануы турында билгеләп үтелде.

Финанслау яшел яки адаптацион финанс инструментлары (махсус облигацияләр яки кредитлар) хисабына башкарылачак. Алар ярдәмендә бизнес отышлы шартларда бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итә алачак. Шул ук вакытта яшел проектлар климат һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә халыкара документларның максатларына туры килергә тиеш. Адаптация проектларына мондый таләпләр куелмый. Әмма алар экология өлкәсендәге Россия өстенлекләренә каршы килмәскә тиеш.

Шулай ук бу атнада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тарафыннан май культуралары белән шөгыльләнүче аграрийларга субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы мәгълүмат та җиткерелде. Узган елдан мондый дәүләт ярдәмен алучылар производствога киткән чыгымнарын өлешчә компенсацияли алган. Тиешле субсидияләр саклана, шул ук вакытта аграрийлар үз орлыкларын активрак кулланса, зур суммада акча алу мөмкинлеге бирелә. Селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән культуралар турында сүз бара.

Яңа ярдәм чарасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яки эшкәртүчеләренә генә түгел, ә бу өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнүче югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларга да ачык булачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елда ярдәм күрсәтү тәртибен һәм шартларын аз гына бозган очракта да КУЭ субъектлары тарафыннан дәүләт ярдәме алуга чикләү срогын 3 елдан 1 елга кадәр кыскартырга тәкъдим ителә торган закон проекты хупланган.

Үзгәрешләрдә шулай ук, ярдәм күрсәтүче орган яки оешма тарафыннан билгеләнгән срокта җитешсезлекләрне бетергән очракта, КУЭ субъектларына карата ярдәм чараларын чикләмәү дә күздә тотыла. Закон проектында шулай ук хокук бозулар һәм аларны бетерү буенча билгеләнгән сроклар турындагы мәгълүмат ярдәм алучы КУЭ субъектларының Бердәм реестрына кертелә дип билгеләнә. ​

Утырышта Татарстан Республикасы Чистай, Апас, Кайбыч һәм Актаныш муниципаль районнары вәкилләренең корылыкка бәйле вәзгыять турындагы докладлары тыңланды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан һәр чыгыштан соң аңлатмалар бирелде. Хәлне күзәтү һәм контрольдә тоту аны тулысынча нормальләштергәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International