Татарстанда эшкуарлар илкүләм проект буенча ярты миллиард сумга якын акча алган

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

2021 ел башыннан алып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс чаралары буенча республика бизнесына 454,91 млн сумлык 274 ташламалы микрозайм бирелгән.

Ташламалы микрофинанс җәлеп итү программалары бизнес өчен иң кирәклесе булып кала бирә. Микрозаймнар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында эшли һәм инде гамәлдәге бизнесны яңа һәм комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта иң популяр финанс инструменты – «Перезагрузка» микрозаймы, ел башыннан 412,53 млн сумлык 218 микрозайм бирелгән. 1 июньнән әлеге финанс продукты буенча максималь процент ставкасы елына  5,5% тигез. Моннан тыш, моношәһәр территориясендә залог белән тәэмин ителгән очракта теркәлгән КУЭ өчен Россия банкының микрозайм килешүен төзү датасына билгеләнгән төп ставкасының ½ өлешенә тигез ставка буенча ташламалы шартлар каралган.

Шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен түбәндәге микрофинанс программалары да бар: КУЭның экспорт юнәлешле субъектлары өчен – «Экспортер», «Социаль эшкуар» – социаль өлкә бизнесы өчен һәм «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләр өчен – «Үзмәшгульләр».

Финанс ярдәме программаларыннан тыш, Фонд кече һәм урта эшкуарлык субъектлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, патент эзләү, бухгалтерия алып бару, алга таба мавыктыру, маркетплейсларда урнаштыру, товарларны маркалау, сертификатлау, товар билгесен теркәү, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашу, хисаплылык тапшыру, персонал сайлау, патент тикшеренүләре кебек бизнес өчен киң спектрдагы финанс булмаган хезмәтләр күрсәтә.

Фонд тарафыннан гамәлгә ашырыла торган барлык чаралар да бизнеска аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр ярдәм итүгә юнәлдерелгән, шуңа күрә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектына салынган илкүләм максатларга туры килә. Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда башланган иде.

Ярдәм алу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча кабул ителә. Шулай ук алдан консультацияне телефон аша да алырга мөмкин 8 (843) 524-90-90, сайт: https://fpprt.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International