Россия инде елдан артык пандемия шартларында яши һәм эшли. Без яңа вирус йогышы алып килгән берничә дулкынны уздырып җибәрә алдык. Без, кешеләрнең ихтыярын кысрыклап, җәмгыятьне колачлау хәтәре белән янаган психозны җиңеп чыктык. Үз-үзеңне саклау теләге белән фатирларда качып утыру куркынычы хәзер инде гражданнарны куркытмый.
Президент һәм Хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар икътисадка ярдәм итте. Хезмәт базары торгызыла, предприятиеләр яңадан тулы көченә эшли башлады.
Тик ышанычның кайтуы үз-үзеңә ышану хисенә әйләнергә тиеш түгел. Вирус үзенең формаларын үзгәртә һәм тагын зыян салмакчы була.
Россия биологлары кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә торган, авырудан котылырга яки аның авырлыгын йомшартырга булыша торган вакциналар эшләп чыгара һәм җитештерә. Прививкалар вирусның зыянын киметергә ярдәм итә торган күмәк иммунитет булдырырга булыша. Ләкин аңа каршы бары тик уртак тырышлык белән генә ирешеп була. Хәзерге вакытта Россия медицина учреждениеләрендә бушлай прививка ясату мөмкинлеге бирелә, күп кенә башка дәүләтләрнең гражданнары аннан мәхрүм.
Бүген безнең бурыч – үзебезгә һәм илгә ярдәм итү. Каядыр яңгыраган гайбәтләрне түгел, ә фактлар телендә сөйләшә торган медицина белгечләрен, галимнәрне тыңларга кирәк: вирустан котылу – массакүләм вакцинацияләү, бүген безнең илдә аның дәрәҗәсе башка илләрдән түбәнрәк.
Россиянең һөнәр берлекләре оешмалары хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклый. Мәрхүм иптәшләребезнең хезмәт хакын арттыру һәм лаеклы хезмәт шартлары өчен көрәшү мөмкинлеге калмады.
Көрәшү өчен исән булырга кирәк.
Үзеңнең тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның, хезмәттәшләреңнең, дусларың һәм күршеләреңнең сәламәтлеген саклап калу өчен прививка ясат.
Имин эшләү өчен прививка ясат.
Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе