Елның беренче яртысында Республика маркетинг үзәгендә Татарстан тәэминатчылары 44 млрд.сум табыш алган

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

2021 елның беренче ярты еллыгында Республика Маркетинг Үзәге ресурсларында 2,8 мең кеше 44,1 млрд.сум күләмендә табыш алган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 млрд.сумга диярлек күбрәк (37,5 млрд.сум).

Республика маркетинг үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт заказы агентлыгының сәүдә-мәгълүмат ресурслары базасында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын үтәү йөзеннән оештырылган. Үзәк эчке ихтыяҗны стимуллаштыруга юнәлдерелгән инструмент булып тора. Республика маркетинг үзәгенең функционалы Татарстан эшкуарлары продукциясен даими сатып торуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ул, шулай ук, ныклап торып аякка баскан партнерлар белән тигез шартларда сатып алуларга юл куеп, эшкуарларның мөмкин кадәр күбрәк керемен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган конкурентлы мохит үсешенә дә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы инструмент төбәк эчендә җитештерелә торган продукцияне алга этәрү системасын оештыру проектының бер өлеше буларак эшли башлады. Концепция нигезендә, Татарстандагы җирле җитештерүчеләрне продукцияне республикадан читтә җитештерә торган буш инвестиция урыннарына күчерү мөмкинлеге булдырылырга тиеш. 

2021 елның беренче ярты еллыгында Республика маркетинг үзәге ресурсларында 2,8 мең тәэминатчы 44,1 млрд.сум күләмендә табыш алган, заказчы оешмалар (бюджеттан тыш) 106 млн.сумнан артык суммага 1 608 тапкыр сатып алу гамәлләрен башкарган.

Актаныш, Саба районнары, Казан шәһәре, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары РМҮ ресурсларында тәэминатчылар тарафыннан алынган табыш буенча иң яхшы күрсәткечләрне күрсәтә.

ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан, Дәүләт заказы агентлыгы, система администраторы функцияләрен башкаручы белән берлектә, мәйданчыкта заказлар урнаштыручы заказчыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эш оештырылган. Һәр пәнҗешәмбе көнне РМҮдә эшләү принциплары буенча бушлай укыту вебинарлары үткәрелә.  Әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://events.webinar.ru/agzrt/rmcrt.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International