2021 ел башыннан Татарстанның авыл эшкуарлары гарантия ярдәме белән 1,7 млрд. сум кредит алган

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Ел башыннан Татарстанның авыл эшкуарларына бизнесны үстерүгә 1,7 млрд.сум заем акчасы бирелгән.  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды займнар буенча поручитель булган. 

Авыл кешеләренә һәрьяклап ярдәм итү республика җитәкчелегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бу бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып булдырылган ярдәм программаларында чагылыш тапкан. Авыл җирлегендә теркәлгән һәм эшчәнлек алып барган эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтү максатында, Татарстанда Гарантия фондының  «Авылда эшкуарлык» махсус ташламалы продукты эшләнгән һәм уңышлы гына гамәлгә ашырыла, аның буенча поручительлек кредит суммасының 70% өлешенә кадәр җитә, ә аның максималь сумма – 5 млн.сумга кадәр.  

«Гарантия фондының бурычы – кредит акчаларын алу өчен үз залоглары җитмәгән шактый сандагы эшкуарларга ярдәм итү. Үз поручительлеген биреп, без авыл эшкуарларына бизнесны үстерү өчен өстәмә финанс җәлеп итәргә булышабыз. «Авылда эшкуарлык» ташламалы продукты кысаларында ел башыннан бирле без 31 предприятиегә ярдәм күрсәттек», – дип билгеләп үтте Гарантия фонды директоры  Рөстәм Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Татарстан эшкуарлары Гарантия фондының башка программаларыннан да файдалана ала. Ел башыннан Фонд 856 млн.сумлык 200 эшкуарга ярдәм күрсәткән, нәтиҗәдә алар үзләренең бизнесына 5 млрд.сумнан артык кредит акчасын җәлеп итә алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International