«Родовая усадьба – «Уразайи»
(«Уразайи» - Нәсел бакчасарае»)
(Татарстан Республикасы, Сарман районы, Мортышбаш авылы)
I үсеш этабы
Максат һәм бурычлар: «Родовая усадьба» бренды белән шәхси хуҗалыклар кооперациясе нигезендә авылны саклап калу һәм үстерү.
Эшчәнлек формасы: шәҗәрә нигезендә берләшкән, татар авылының социаль-икътисадый эшчәнлеге институты буларак 12 милекче гаилә кооперациясе.
Агросәнәгать комплексы кысаларында туфракны органик эшкәртү һәм яңа технологияләр кертү методларын кулланып, хуҗалык эшләренең 12 юнәлеше (контенты):
1. Кара карлыган (4 сорт), кура җиләге (3 сорт), виноградның районлаштырылган сортларын (12 сорт) һәм җир җиләге үсентеләрен үстерү өчен туфракны органик эшкәртү методларын кулланып питомник формалаштыру (40 сутый);
2. «Җиләкле үзән – Уразайи» бакчасын төзү (3,6 га җир): – кара карлыган (2 га), кура җиләге (1 га), алмагач – 31 данә (20 сутый), черешня – 31 данә (20 сутый), слива һәм чия (20 сутый); – яшелчә үстерү өчен (1 га җир): сарымсак (3 сорт), помидор, кыяр, кишер, кәбестә, кабак һәм бәрәңге;
3. Умарта ояларын бал җыю һәм бакча үсентеләрен серкәләү өчен урнаштыру (умарталар саны – 200 данә);
4. Махсус подвалларда гөмбәләр (шампиньоннар, вишенка) үстерү;
5. Борынгы гореф-гадәтләрне һәм рецептларны саклап, агым чишмәсе бассейнында гөмбә, помидор һәм кыяр тозлау.
6. Табигый сулыклар – буаларда аквакультура һәм балыкчылык (пелядь, ак амур, карабалык, толстолобик, карп һәм кысла) үрчетү;
7. Кошчылык (үрдәкләр, казлар һәм бытбылдык) үрчетү;
8. Сарыкчылык (сарыклар) үрчетү. Көтүлек җирләрендә (35 гектар) күпьеллык үлән (люцерна) чәчү;
9. Ит һәм балык ыслау;
10. Икмәк пешерү (борынгы рецептлар нигезендә икмәк әзерләү (чүпрәсез); өй пилмәннәре ясау (хәләл), яңа технологияләр базасында җитештерү (мини цех); «Күгәнәй» бренды белән шешәләрдә чишмә суы сату;
11. Сарман бистәсенең әйләнеч юлында хәләл «Мортыш» кафесы;
12. Агро -, эко -, этнотуризм. «Наһар тавы» таудан чаңгы шуу комплексы.
Матди-техник база:
1. 40 гектар җир 12 гаилә милкендә (5 га авыл эчендә койма белән әйләндереп алынган һәм 35 га пай җирләренә күпьеллык үлән чәчелгән);
2. Хуҗалык корылмалары белән 5 торак йорт төзелгән һәм 2 йорт төзелә;
3. Милектә мини трактор (25 ат көче) һәм аңа механикалаштырылган (гади һәм роторлы сабан, бәрәңге һәм сарымсак чәчкечләре, печән чапкыч һәм тыгызлап-җыйгыч, төрле модельле трактор тагылмалары бар;
4. Йөк ташу машинасы (5 тонна);
5. Умарта кортлары (өч ноктада 40 данә);
6. Курдек тәкәләре (ике ноктада 50 данә);
7. Кошчылык (үрдәкләр, казлар) (ике ноктада 100 данә);
8. Үсентеләр питомнигы (40 сутый);
9. «Җиләкле үзән – Уразайи» проекты буенча (3,6 га): – кара карлыган (2 га), кура җиләге (1 га), алмагач – 31 данә (20 сутый), черешня – 31 данә (20 сутый), слива һәм чия (21 данә) утыртылган;
10. 70 сутый җирдә сарымсак (3 сорт) үстерелә;
11. Көтүлек җирләрендә (35 гектар) шәхси хуҗалыкларга сату өчен күпьеллык үлән (люцерна) чәчелә һәм җыеп алына;
12. Өй икмәге һәм пилмән (хәләл) җитештерелә.
Мәгълүмат белән тәэмин итү:
1. 24 буынга кадәр Уразаевларның нәсел шәҗәрәсе торгызылган;
2. Ата йорты беренче халәтендә торгызылган һәм ремонтланган (2018 ел);
3. Ата линиясе буенча бабай утары территориясе коймалап алынган һәм 60 сутыйга исәпләнгән алмагач бакчасы (2019) утыртылган;
4. Авылдашлар көче белән «Күгәнәй» чишмәсе торгызылган (2020 ел);
5. Мортышбаш авылы тарихы турында Байлар нәселеннән Уразаевлар шәҗәрәсе нигезендә китап басмага әзерләнә. Басма өчен җаваплы – Фәрит Уразаев;
6. Танылган динче Морат Рәмзинең Байлар нәселеннән татар телендә Коръән тәрҗемәсе басмага әзерләнә. Басма өчен җаваплы – Фәрит Уразаев;
7. Татар телендә Коръән тәфсире (авторы – Ногмания) басылган (7 телдә электрон версия). Басма өчен җаваплы – Фәрит Уразаев;
8. «Мортыш-Баш сигез еллык мәктәбе» сайты булдырылган һәм эшли. Җаваплы – Фәннур Уразаев; Татар халык җырлары язылган диск чыгарылган. Башкаручы һәм композитор – Рафис Уразаев;
9. Мортышбаш авылындагы тарихи урында яңа Җәмигъ мәчете төзелгән (1996 ел);
10. Авыл халкы көче белән мәчет территориясендә алмагач бакчасы (1 га җир) утыртылган;
11. Мортышбаш авылы мөселманнары катнашында 26 ел дәвамында Җәмигъ мәчете территориясендә «Корбан бәйрәме» уңаеннан йолалар һәм корбан чалу бәйрәме үткәрелә.
«Уразайи» нәсел утарының кооператив-хуҗалык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә торган бәйрәмнәр:
1. «Корбан-бәйрәм» – корбан чалуга бәйле дини йолалар;
2. «Шәҗәрә бәйрәм – Җыен» – ата-бабаларыбызны шәҗәрә буенча җиденче буынга кадәр искә алу, үсеп килүче буынны рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү;
3. «Сабантуй» – авылдашларның милли бәйрәме. Мәйданда җәйге кояшлы көннәрдә үткәрелә;
4. «Бал уңышы җыю» – җәй бетүен бәйрәм итү, сезонны ябу;
5. «Алма уңышы җыю» – көз килүен бәйрәм итү;
6. «Каз өмәсе» – көздән соң авыл халкының традицион йола бәйрәме;
7. «Нардуган» (Яңа ел бәйрәме) – кышын кояш торган көннәрдә гаилә белән бәйрәм ителә.