ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2021 ел
җомга

Россиянең үзәк полосасында башланган начар һава торышы Татарстанның авыл хуҗалыгы эшенә төзәтмәләр кертте. Зыянны киметү өчен республика җитәкчелеге кайбер идарәи карарлар, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәме чараларын да, кабул итте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе «Засуха» дигән махсус микрофинанс продуктын эшләде, ул 5 миллион сумга кадәр ташламалы финанс җәлеп итү мөмкинлеген бирә. Шулай ук Татарстан аграрийлары гарантия ярдәменнән дә файдалана ала.


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

«Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны оештыру һәм үстерү, социаль өлкәдә яңа технологияләрне һәм иң яхшы эш тәҗрибәләрен тарату өчен, коммерциясез сектор вәкилләрен белем бирә торган очрашуга чакыра.

Стратегик инициативалар агентлыгы атна саен регионнар арасында иң яхшы идарә практикалары белән алмашу өчен штаб эшчәнлеген башлап җибәрде. Мондый форматтагы хезмәттәшлекнең инициаторы Татарстан Республикасы булды, шулай ук республика, беренчеләрдән булып, бизнеска ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларын гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Ил субъектлары вәкилләре алдында доклад белән ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 8-15 август көннәрендә «Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә партнерлык (ислам) финанс хезмәтләре күрсәтүгә ихтыяҗ» дигән социологик тикшеренүләр уздырылуы турында хәбәр итә.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Региональ проектлардагы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре Татарстан Республикасы региональ проект офисының даими контролендә тора, аның функциясен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башкара.

Халыкара базарга чыгу еш кына эшкуарлар өчен кыенлык тудыра һәм ресурс таләп итә торган процесс булып тоела. Каршылыкларны бетерү өчен Татарстан эшкуарлары «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнаша ала.  Программа бизнесның экспорт потенциалын ачуга юнәлдерелгән.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сатуга лицензияләр реестрыннан өземтә бирү хезмәте күрсәтү цифрлаштырып бетерелде.

Корпоратив волонтерлык буенча илкүләм совет (НСКВ) корпоратив волонтерлык (ихтыярилык) көненә багышланган #ГЕРОЙИЗНЕС Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра. Акцияне үткәрү вакыты: 2021 елның 17 июленнән 31 августына кадәр.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Көн тәртибендә республика территориясендә начар метеорологик шартлар чорында сәнәгать парклары резидентларына һәм авыл хуҗалыгында товар җитештерүчеләргә ташламалар бирүгә багышланган мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Зәй районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International