Татарстандагы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә ике яңа проект гамәлгә ашырыла

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

«Түбән Кама» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында 3 инвестиция проекты хупланды. Чара ТР Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, каралган проектларның 2се – өр-яңа булып тора һәм Менделеевсктагы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашырылачак, «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектка эш урыннары санын ике тапкырдан да күбрәк арттыруга кагылышлы үзгәрешләр кертелгән.

Россия өчен уникаль булган «Микрофибра» ҖЧҖ компаниясе микрофибрасыннан эшләнмәләр җитештерү турында сүз бара. Үзгәрешләрне керткәннән соң, проектның бәясе 2,8 млрд. сум дип бәяләнә, предприятие 2023 елга салфеткалар, швабралар, төргәкле тукыма һәм сөлгеләрне серияләп җитештерә башларга ниятли. Эш урыннары санын 153 урыннан 341 берәмлеккә кадәр арттыру күздә тотыла.

«Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 2 яңа проект гамәлгә ашыру планлаштырыла, шул исәптән пыяла-пластик насос штангасы һәм пыяла-пластик насос-компрессор торбасының яңа производствосын булдыру буенча да. «Промтехкомплект-Межрегион» ҖЧҖ компаниясе проекты 12,3 млн.сум дип бәяләнә, ниятләнгән җитештерү куәтенә 2025 елга чыгу планлаштырыла, предприятиедә 10 яңа эш урыны булдырылачак.

Менделеевскта тормышка ашыру өчен хупланган икенче проект – «Менделеевск химия заводы» ҖЧҖ компаниясенең натрий хлориды җитештерә торган заводын төзү. Проектның бәясе 330 млн.сум дип бәяләнә, заводта 56 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International