Татарстанда социаль эшкуарлар өчен белем бирү программасы башланып китте

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Татарстанның социаль предприятиеләре вәкилләре өчен социаль эшкуарлык буенча бушлай белем бирү программасы старт алды. «Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү» квалификация күтәрүнең махсус программасы буенча дәресләр Казан федераль университеты базасында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән уза.

2021 елда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның социаль предприятиеләренә беренче тапкыр социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грантлар алу мөмкинлеге бирелә. Грант алуның мәҗбүри шарты – махсус белем бирү яки акселерация программасын үтү. Укулар 26 июльдән 31 августка кадәр барачак.

Белем бирү интенсивлары түбәндәге темалар буенча уза: «Социаль эшкуарлык өчен перспектив юнәлешләр һәм өлкәләр», «Бизнес-гипотезаларны генерацияләү һәм тикшерү», «Customer development.Маркетинг», «Бизнес-процессларны оптимальләштерү, продуктны/хезмәт күрсәтүне яхшырту», «Финанслар җәлеп итү», «Проектларны тәкъдир итү, җәмгыятьләрдә һәм Интернет челтәрендә алга этәрү».

Уку барышында катнашучылар үз проектларын җентекләп өйрәнәчәк, бизнеска анализ ясаячак, аның кыйммәтен һәм үсеш траекториясен билгеләячәк, үз идеяләрен һәм проектларын дөрес итеп «төргәкләргә» өйрәнәчәк.  

«Программаның мөһим өлеше – остазлар җитәкчелегендә социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектлар өстендә эшләү. Эшчәнлекнең юнәлешләре һәм масштаблары төрле булуын исәпкә алып, бу кызыклы һәм нәтиҗәле эш булырга тиеш. Укыту кысаларында эшләнгән социаль эшкуарлар, белем бирү программасын тәмамлаучылар буларак, киләчәктә грантка ия булачак», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов. 

Уку тәмамлангач, социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары квалификация күтәрү турында таныклык алачак һәм республикада бу елның көзендә узачак грантлар конкурсында катнаша алачак.

Татарстанда «социаль предприятие» статусы алу өчен Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты» адресы, (843) 222-90-60 (өстәмә 105) телефоны, ciss.rt@mail.ru электрон адресы буенча документлар тапшырырга һәм консультация ярдәме алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International