Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2021 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеш рейтингын формалаштырды. Лаеш районы – рейтинг лидеры, икенче урында – Әлмәт районы, өченчедә – Түбән Кама.
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ай саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 14 күрсәткеч буенча формалаштырыла, алар арасында: уртача исәпләп чыгарылган хезмәт хакының күләме, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы һ.б.
Зеленодольск һәм Саба районнары үз күрсәткечләрен берьюлы 11 позициягә яхшырткан, бу, беренче чиратта, файдалануга тапшырылган йортларның мәйданнары, шулай ук салым һәм салым булмаган керемнәр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе артуына бәйле.
Рейтинг нәтиҗәләре буенча шулай ук Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсен киметү тенденциясен саклап калу да күренә. Әйтик, 2021 елның 1 июненә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 1,06%, ә 1 июльгә бу күрсәткеч 0,98% кадәр кимегән. Гомумән алганда, 36 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк.
Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе – Актаныш, Минзәлә (0,22%) һәм Кайбыч (0,28%) муниципаль районнарында, иң зур күрсәткеч – Казан шәһәрендә (1,53%), Норлат (1,41%) һәм Питрәч (1,4%) муниципаль районнарында теркәлгән.
Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп озатылган продукция күләме уртача – 468,2 мең сум, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (3022,8 мең сум), Түбән Кама (356,6 мең сум), Түбән Кама (1228,0 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1069,2 мең сум) муниципаль районнарында теркәлгән.
2021 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,349 кв.метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (3,296 кв.метр), Лаеш (2,279 кв. метр) һәм Тукай (1,428 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.