Kazansummit2021 саммитында эшкуарлар өчен ярдәм чараларын цифрлаштыру турында фикер алыштылар

2021 елның 30 июле, җомга

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык өчен «цифрлы икътисад» программасы буенча ярдәм чараларын саклау һәм үстерү кейслары» темасына панель дискуссия узды, ул эшкуарлар өчен дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген яхшырту мәсьәләләренә багышланган иде. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты. 

Чарада катнашучылар дәүләт ярдәмен алганда автоматлаштыруны үстерү һәм санлы чишелешләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре, эшкуарлар белән хезмәттәшлек итү ысуллары турында фикер алышты.  

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Алинә Яруллина кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең онлайн микрофинанс хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеген бирә торган санлы инструментларны куллану турында сөйләде. 

Шулай ук сөйләшү вакытында икътисадның үз-үзен тәэмин итә алу идеясе турында да фикер алыштылар, аның төп максаты – киң кулланылыштагы товарларны импортка алыштыру. Үз-үзен тәэмин итү концепциясе, тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен, бер төбәк территориясендә куллану товарлары җитештерү эшчәнлеген оештыруны күздә тота.

Дискуссия мәйданчыгына бизнес, ассоциацияләр һәм эшкуарлыкка ярдәм итү институтлары вәкилләре килде. Утырышта катнашучылар Россия икътисадын үстерү өчен бизнес һәм хакимият вәкилләре арасында тигез диалог урнаштыру идеясен хуплады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International