ТР Икътисад министрлыгы татарстанлыларны республика икътисадында ислам финанс инструментларының кирәк булу-булмавын бәяләргә чакыра

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 8-15 август көннәрендә «Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә партнерлык (ислам) финанс хезмәтләре күрсәтүгә ихтыяҗ» дигән социологик тикшеренүләр уздырылуы турында хәбәр итә.

Ислам финансларының эшчәнлек принциплары мөселман этикасы кыйммәтләре (шәригать нигезләре) белән коммерцияле алыш-бирешләр, финанс операцияләре һәм башка йөкләмәләр, һәм транзакцияләр өчен билгеләнгән. Ислам финанс механизмнары мөэминнәргә процентсыз кредит алу, штраф һәм пеняларсыз гына займ буенча кичектереп түләү мөмкинлеген бирә.

Сораштырулар үткәрү татарстанлыларның партнерлык (ислам) финанслары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен, аларның ихтыяҗын һәм гражданнарның әлеге юнәлешне инвестицияләүдә катнашырга әзер булу-булмавын өйрәнергә, шулай ук республика икътисадында ислам финанс инструментларының кирәк булу-булмавын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләрен сораштырулар» бүлекчәсендә онлайн-анкета уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы гражданнары, сездән 5 минутка игътибар белдереп, әлеге сылтама буенча сорауларга җавап бирүегезне сорыйбыз:

https://mert.tatarstan.ru/spros-na-partnerskie-islamskie-finansovie-uslugi-s.htm.

Тикшеренүдә катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International