Татарстан эшкуарларын «Экспорт форсажы» программасы буенча продукцияне чит ил базарына тиз чыгаруга бушлай өйрәтәчәкләр

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Халыкара базарга чыгу еш кына эшкуарлар өчен кыенлык тудыра һәм ресурс таләп итә торган процесс булып тоела. Каршылыкларны бетерү өчен Татарстан эшкуарлары «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнаша ала.  Программа бизнесның экспорт потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

Билгеләп үтик, чара бушлай һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Программа Россия экспорт үзәге тарафыннан төбәкнең ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге белән берлектә эшләнгән һәм тормышка ашырыла.

«Экспорт форсажы» 6 белем бирү модуленнән һәм акселерация программасын гамәлгә ашыруның барлык этапларында мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтү буенча хезмәт күрсәтү комплексыннан тора, кече һәм урта бизнес предприятиеләрен экспортка тизләтелгән рәвештә чыгару курсыннан гыйбарәт.

Укыту барышында катнашучылар чит илдә сату өлкәсен билгеләү һәм сатып алучыларны эзләү инструментлары белән таныша, товарны экспортка әзерләргә өйрәнәчәк. Программа нәтиҗәләре буенча эшкуарлар экспорт проектын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алачак, чит ил базарын сайлаудан алып оптималь логистика маршрутын исәпләп чыгаруга кадәр, хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерү, чыгымнарны киметүдә экспорт проектын структуралаштыруга системалы якын килү алымын формалаштырачаклар.

Акселерация программасы кысаларында компания остазлар һәм трекерлар ярдәмендә экспорт базарларына чыгу планын (һәр компания өчен өчкә кадәр) эшләячәк, барлык этапларда да ярдәм күрсәтеләчәк. Программада катнашу максаты – экспортның акселерация программасына кергәннән соң 12 ай узгач яңа тышкы сәүдә контрактлары төзү.

Акселераторны узу нәтиҗәләре буенча компания чит ил базарларына чыгу буенча 3кә кадәр план – 3 экспорт проекты әзерләячәк.

Программада катнашу өчен анкета тутырырга кирәк, аны әлеге сылтама буенча табарга була: https://disk.yandex.ru/i/HZYmXFsqk7kBlw, тутырылган анкетаны 13 августка кадәр tatexport@yandex.ru электрон почта адресы буенча җибәрергә кирәк.

Программа буенча консультацияне әлеге телефон аша алырга була: 8 (843) 222-90-60 (өст. 271).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International