ТР икътисад министры Зәй районында бизнес һәм сәнәгый җитештерү вәкилләре белән очрашты

2021 елның 6 августы, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Зәй районында булды.

Визит барышында министр районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Фәррахов һәм Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов та катнашты.

Муниципалитет предприятиеләрен карап чыгуны министр төзелә торган «Прогресс» сәнәгать паркыннан башлады, анда идарәче компания директоры белән парк үсеше перспективаларына багышланган очрашу узды. Сәнәгый парк калдыкларны һәм эшкәртелгән майларны эшкәртү буенча махсус юнәлештә эшли, планда – эшчәнлекне алга таба киңәйтү. Паркның идарәче компаниясе директорына 70% кимрәк дәрәҗәдә йөкләнгән сәнәгать паркларына ярдәм итү чараларының яңа комплексы турында консультация бирелде. Хәзерге вакытта Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә, аккредитация түбәндәге чаралар комплексын алырга мөмкинлек бирә: транспорт салымын һәм мөлкәткә салымны түләүдән азат итү, УСН буенча салым ставкаларын киметү, 30 млн.сумга кадәр ташламалы микрозаймнар һәм кредитлар, электр энергиясенә чыгымнарны субсидияләү.

Алга таба Мидхәт Шаһиәхмәтов район территориясендә урнашкан «Заман» сәнәгать паркын карады, анда Зәй элеваторы эшчәнлеге белән танышты. Элеватор 2015 елдан бирле эшли, үзенең җитештерү потенциалын даими рәвештә үстерә. Предприятие быелгы елда 179 мең тонна ашлык кабул итәргә планлаштыра. Делегация әгъзалары лабораториядә булдылар, ашлык кабул итүнең заманча җайланмалары белән таныштылар - бүген көндәлек кабул итү куәтләре 4 мең тонна дип бәяләнә.

Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов «Зәй шикәре» ААҖ предприятиесендә дә булды, монда министрга предприятиенең үсеш перспективалары, шикәр чөгендерен югары технологияле һәм энергонәтиҗәле эшкәртүне гамәлгә кертү планнары турында сөйләделәр.

Гагарин урамы, 53а адресында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелә торган ишегалды тагын бер тукталыш объекты булды. Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов Зәй ГРЭСында да булды, анда «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев 850 МВт куәтле яңа пар-газ җайланмасын төзү буенча әзерлек эшләре барышы турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, 40,8 млрд.сумлык ГРЭСны модернизацияләү капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турындагы килешү буенча гамәлгә ашырыла. Объектны 2024 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Проектны гамәлгә ашыру барышында 103 яңа эш урыны булдырылачак.

Җитештерү предприятиеләрен караганнан соң икътисад министры кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды. Диалогта төрле өлкәләрдән килгән эшкуарлар катнашты. Киңәшмәдә эшкуарлар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла торган ярдәм программалары җентекләп каралды. Сорау-җавап форматында хәзерге вакытта кискен торган бизнес проблемалары турында фикер алышынды, эшкуарларның тәкъдимнәре тыңланды. Министрга адресланган эшкуарларның сораулары бизнес үсешенең төрле юнәлешләренә кагыла иде. Эшкуарлардан алынган кайбер сорауларны урында хәл итә алдылар, калган мәсьәләләр эшкә алынды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган барлык программалар да Татарстан бизнесының реаль таләпләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып булдырылган һәм эшкуарлыкны, икътисадны үстерүгә, яңа эш урыннарын саклап калуга һәм булдыруга юнәлдерелгән.Министр эшкуарларны ярдәм инструментларыннан активрак файдаланырга, заманча трендларга туры килергә, бизнесны киңәйтү өчен электрон мәйданчыклардан файдаланырга чакырды.

«Пандемия маркетплейсларда үз товарларын сатучы эшкуарлар санын арттырды, алар үз продукциясен сату күләмен берничә тапкыр күбәйтте. Безнең сәфәребезнең максаты – бизнестан кире элемтә алу, өстәмә программалар эшләү, ярдәм итү өчен уртак чишелешләр эшләү таләп ителәме-юкмы икәнлеген белү. Безнең бурыч – ярдәмгә мохтаҗ һәр бизнес вәкиленә ярдәм итү. Ярдәм чаралары булганда, алардан актив файдаланырга кирәк», – дип ассызыклады министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International