Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, алга таба ярдәм чаралары комплексын күрсәтү өчен, сәнәгать паркларын аккредитацияли

2021 елның 6 августы, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Көн тәртибендә республика территориясендә начар метеорологик шартлар чорында сәнәгать парклары резидентларына һәм авыл хуҗалыгында товар җитештерүчеләргә ташламалар бирүгә багышланган мәсьәләләр каралды.

Утырышның көн тәртибендәге төп темаларның берсе – Татарстан муниципаль районнарында сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген, яңа резидентларны җәлеп итү юлы белән аларның йөкләнеш дәрәҗәсен арттыру һәм, нәтиҗәдә, авыл җирлегендә өстәмә эш урыннары булдыру.

Быел нәтиҗәлелекне арттыру һәм авыл җирендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлы мөмкинлекләрне тигезләү, эш урыннары булдыру һәм модернизацияләү, районнарда эш белән тәэмин итүнең альтернатив төрләрен булдыру һәм халыкның авыл җирлегеннән күченеп йөрүен киметү максатларында, республиканың муниципаль районнарында урнашкан сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе эшләнде. Концепция Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланды. Концепция кысаларында шулай ук берничә закон инициативасы да кабул ителде. 

Аерым алганда, сәнәгать парклары эшкуарларына УСН буенча салым ставкалары киметелде, транспорт салымын һәм оешмалар милкенә салым түләүдән тулысынча азат итү каралган. Моннан тыш, концепция нигезендә, паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре ярдәм чараларының пакетлы комплексына исәп тота ала, ул түбәндәгеләрне үз эченә ала: кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, 30 млн.сумга кадәр ташламалы микрозаймнар һәм займнар бирү һәм электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү. 

Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта паркның үзе, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу таләбе – сәнәгать паркы 70% азрак тулган булырга, гариза бирүчере Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булып торырга тиеш, ә парк үзе  ТР Икътисад министрлыгының тиешле аккредитациясенә ия булырга тиеш.

Министрлык тарафыннан, үз чиратында, республикада булдырылган барлык 105 инфраструктур объектны бәяләү эшләре башланды һәм сәнәгать парклары концепциясен гамәлгә ашыруны канәгатьләндерерлек шартлар ачыкланды. Хәзерге вакытта 61 парк сайлап алу критерийларына туры килә, аларның 4се аккредитацияләнгән, тагын 11е гариза биргән. Шул ук вакытта Икътисад министрлыгы муниципалитетлар белән берлектә гамәлдәге чаралар турында бизнеска адреслы мәгълүмат җиткерү, шулай ук аккредитация өчен гаризалар рәсмиләштерүгә ярдәм итү буенча да даими эш алып бара.

Утырыш барышында икътисад министры муниципаль районнар башлыкларына идарәче компанияләр белән берлектә быелның 15 августына кадәр йөкләнеш дәрәҗәсе түбән булган барлык паркларга да аккредитация үтү өчен гаризалар бирүне тәэмин итү кирәклеге турында искәртте. Ул шулай ук бу елда аккредитация үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелүен, бер төрле терминнар билгеләнүен, сәнәгать паркларына карата таләпләрнең гадиләштерелүен, аккредитациянең гамәлдә булу вакытының 1 елдан 5 елга кадәр арттырылуын искәртеп узды.

Утырышта Әлки, Мамадыш, Әгерҗе, Алексеевск, Ютазы, Бөгелмә, Зеленодольск, Яңа Чишмә, Әлмәт районнарының сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә аккредитация кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү буенча эш нәтиҗәләре турында докладлары тыңланды.

Эшче төркемнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә корылыкка бәйле вәзгыять булды. Исегезгә төшерәбез, һава шартлары начар булу сәбәпле, муниципаль районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Киңәшмә кысаларында Әтнә, Әлмәт, Ютазы, Саба районнарының агросәнәгать комплексында агымдагы вәзгыятьне карадылар. Шулай ук корылыктан зыян күргән бизнеска ярдәм итү чаралары турында да фикер алыштылар.  

Икътисад министрлыгы белгечләре аграрийлар өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләде. Бу – Министрлыкка караган Гарантия фондының «Авылда эшкуарлык» продукты буенча йөкләмәләре, быел, программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1,7 млрд.сумнан артык заем финансларын җәлеп итә алган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә гамәлдәге микрозаймнарны 5 елга кадәр озайту һәм 24 айга елына 4,5% белән «Корылык» дигән яңа микрокредит продуктын алу мөмкинлеген дә бирә. 

Шулай ук Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә гамәлдәге кредитларны реструктурлаштыру һәм гамәлдәгеләрен түләү вакытын озайту мөмкинлеген бирү өлешендә коммерция банклары белән даими эш алып барыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International