Коммерциясез оешмаларның вәкилләрен республика грантларын алу өчен гаризаларны дөрес рәсмиләштерергә өйрәтәчәкләр

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

«Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны оештыру һәм үстерү, социаль өлкәдә яңа технологияләрне һәм иң яхшы эш тәҗрибәләрен тарату өчен, коммерциясез сектор вәкилләрен белем бирә торган очрашуга чакыра.

13 августта 10.00 сәгатьтә Тәтеш шәһәрендә район хакимияте бинасында «Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен республика конкурслары: катнашу буенча актуаль мәсьәләләр» темасына семинар-практикум узачак.

Бу очрашу грантытатарстана.рф платформасында яңа форматта, гомуми финанслау күләме 40 млн сум булган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларына конкурс башлануына бәйле рәвештә аеруча да мөһим.

Конкурс республика Хөкүмәте тарафыннан коммерциясез оешмаларга һәм аларның Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган социаль әһәмиятле проектларына ярдәм итү факты буларак зур әһәмияткә ия.

Чарада шулай ук социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәррахов Айрат Зәки улы белән очрашу планлаштырылган.

Чарада шулай ук социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның вәкилләре һәм Идел алды зонасы (Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Апас районнары) мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, «Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм буенча республика ресурс үзәге» АКО Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча ТР Икътисад министрлыгы кураторлык иткән кече программаны башкаручы булып тора.

#ПоддержкаСОНКО #РесурсныйЦентр #РеспубликаТатарстан #СОНКО

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International