ТР Икътисад министрлыгы корылыктан зыян күргән аграрийларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыра

2021 елның 13 августы, җомга

Россиянең үзәк полосасында башланган начар һава торышы Татарстанның авыл хуҗалыгы эшенә төзәтмәләр кертте. Зыянны киметү өчен республика җитәкчелеге кайбер идарәи карарлар, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәме чараларын да, кабул итте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе «Засуха» дигән махсус микрофинанс продуктын эшләде, ул 5 миллион сумга кадәр ташламалы финанс җәлеп итү мөмкинлеген бирә. Шулай ук Татарстан аграрийлары гарантия ярдәменнән дә файдалана ала.

Программа шартлары буенча, әҗәт бизнес алып бару өчен заемчыларның теләсә нинди нигезле чыгымнарына бирелә. Микрозайм суммасы – еллык 4,5% белән 3 айдан 24 айга кадәр 300 мең сумнан 5 млн.сумга кадәр. Финанс чараларыннан үз эшчәнлеген гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән муниципаль районнар территориясендә гамәлгә ашыручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана ала. Шул ук вакытта әҗәткә алучы зат Татарстанда теркәлгән һәм түбәндәге төп эш төрләре исемлегендә булырга тиеш: 

- бер еллык культуралар үстерү;

- күп еллык культуралар үстерү;

- терлекчелек;

- катнаш авыл хуҗалыгы;

- авыл хуҗалыгы культуралары җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен урып-җыюдан соң эшкәртү өлкәсендә ярдәмче эшчәнлек.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан «Авылда эшкуарлык» дигән ташламалы продукт та эшләнде. Конкурста авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар, кооперативлар һәм эшкуарлар катнаша ала. Әлеге продукт буенча Фондның поручительлек күләме кредит суммасының 70%ын тәшкил итә. Бүләкләү буенча ставка минималь – 0,5%, Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 5 млн. сумга кадәр.

Икътисад министрлыгы, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә гамәлдәге кредитларны реструктурлаштыру һәм вакытын озайту мөмкинлеген бирү өлешендә коммерция банклары белән даими эш алып бара.

Бизнеска ярдәм итү чаралары буенча 8 (843) 524-90-90 телефоны аша яки fpprt.ru сайтында, ТР Гарантия фонды сайтында: https://www.garfondrt.ru/ тулырак мәгълүмат яки консультация алырга була, ТР Гарантия фондының телефон номеры: 8(843) 293-16-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International