Кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сатуга лицензияләр реестрыннан өземтәне хәзер онлайн алырга мөмкин

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сатуга лицензияләр реестрыннан өземтә бирү хезмәте күрсәтү цифрлаштырып бетерелде.

Хәзер лицензияләр реестрыннан өземтәне электрон рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша да, шулай ук сылтама буенча Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең федераль бердәм порталы аша да әлеге сылтамалар буенча алырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/6752 һәм https://www.gosuslugi.ru/category/license.

Өземтә өч эш көненнән артмаган вакыт эчендә бушлай бирелә, күп очракта лицензия алу вакыты 1 эш көне тәшкил итә. Хезмәт күрсәтүдән файдаланучы, ихтыяҗ килеп туган очракта, үзенең лицензиясе турында да, башка лицензиатныкы турында да, кирәкле мәгълүматны шәхсән гариза белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итмичә генә алырга мөмкин.

Югарыда билгеләп үтелгәнчә, электрон хезмәт күрсәтү вакыты кыскартылган. Моннан тыш, лицензиатларга үзләренә карата нинди дә булса тикшерү уздырылган очракта җайлы булсын өчен, исемлектә QR-код урнаштырыла, ул лицензияләр реестрындагы язуга китереп чыгара. Тикшерелә торган зат тиз генә һәм артык процедуралардан башка гына өземтәдәге  QR-код ярдәмендә үзендә лицензия булуын раслый ала.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта ТР Икътисад министрлыгында, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгы белән берлектә, муниципаль хезмәтләр күрсәтүне цифрлы рәвешкә күчерү эше алып барыла. Ел ахырына кадәр тагын 23 хезмәт күрсәтүне «цифрга» күчерү планлаштырыла, алар арасында капиталь төзелеш объектларын сүтүне ниятләү турында белдерү һәм проект документлары турында бәяләмәләр бирү дә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International