Ел башыннан бирле Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында социаль әһәмиятле объектлар төзелде һәм ремонтланды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Региональ проектлардагы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре Татарстан Республикасы региональ проект офисының даими контролендә тора, аның функциясен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башкара.

Быелның 7 аендагы нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасында төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән һәм ремонтланган социаль әһәмиятле объектлар:

- Казан шәһәренең Н.Ершов урамы буенча «Арт Сити» торак комплексында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак» региональ проекты кысаларында 2020 елда төзелә башлаган, 1,5 урынга исәпләнгән бассенлы 1 гомуми белем бирү мәктәбе;

- «Демография» илкүләм проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә 440 урынга исәпләнгән 2 балалар бакчасы.

Белем бирү объектларының күбесендә төзелеш-монтаж эшләрен яңа уку елы башланганчыга кадәр тәмамлау һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы булдыру һәм җиһазлау эшләре дә төгәлләнгән һәм Казан шәһәренең Химиклар урамында ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Мөслим муниципаль районында гимназия базасында спорт залын капиталь ремонтлау төгәлләнгән, шулай ук Саба муниципаль районында «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча Түбән Шытсу гомуми белем бирү мәктәбендә ремонтланган спорт залының әзерлеге – югары дәрәҗәдә.

Июнь аенда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Балалар сәламәтлеген үстерү» региональ проекты буенча Казан шәһәрендә «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУның тантаналы рәвештә Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачылды, аның төзелеше 2020 елда башланган иде.

«Экология» илкүләм проекты буенча Питрәч районының Кощаково авылында «Иделне савыктыру» региональ проекты кысаларында биологик чистарту корылмалары төзелеше тәмамланып килә, шулай ук Минзәләдә «Чиста ил» төбәк проекты буенча чүплеккә рекультивация үткәрелгән (эшләр 2020 елдан бирле алып барыла иде).

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырылганның 45% дәрәҗәсендә үтәлгән.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасы 11 илкүләм проекттан торган 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнаша, алар буенча 159 күрсәткечкә һәм 216 нәтиҗәгә ирешү күздә тотыла.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны финанслау лимиты 30,8 млрд.сум тәшкил итә, шул исәптән «Демография» илкүләм проекты буенча – 8,4 млрд.сум, «Сәламәтлек саклау» – 2,5 млрд. сум, «Мәгариф» – 655 млн.сум, «Торак һәм шәһәр мохите» – 3,5 млрд.сум, «Экология» – 1,9 млрд.сум, «Имин сыйфатлы юллар» – 12,5 млрд.сум, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» – 71,6 млн.сум, «Мәдәният» – 319 млн.сум, «Халыкара кооперация һәм экспорт» – 174,6 млн.сум, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» – 594 млн.сум., «Цифрлы икътисад» – 87,9 млн.сум.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International