Стратегик инициативалар агентлыгы атна саен регионнар арасында иң яхшы идарә практикалары белән алмашу өчен штаб эшчәнлеген башлап җибәрде. Мондый форматтагы хезмәттәшлекнең инициаторы Татарстан Республикасы булды, шулай ук республика, беренчеләрдән булып, бизнеска ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларын гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Ил субъектлары вәкилләре алдында доклад белән ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров чыгыш ясады.
Үз докладында Динар Шакиров финанс ярдәме чараларына җентекләп тукталды. Исегезгә төшерәбез, әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы быел Инвестицияләр җәлеп итүчәнлекнең илкүләм рейтингында лидерлар арасына эләкте.
Пандемия чоры бизнес сорауларына тиз арада җавап бирү һәм, эшкуарларның теләкләренә туры китереп, булган ярдәм инструментларын җайлаштыруның мөһим булуын күрсәтте. Әйтик, пандемия чорында гамәлдә булган федераль чаралар аеруча зыян күргән тармаклар исемлегендәге предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, шул ук вакытта исемлеккә кермәгән, әмма пандемия чорында зыян күргән күп кенә эшкуарлар ярдәмсез калды. Мондый эшкуарлар өчен Татарстан Республикасында гомуми суммасы 3,3 млрд.сумлык финанс чаралары гамәлгә ашырылды.
Шул исәптән кризиска каршы чаралар буенча «бер процентлы» махсус продукт эшләнде. Эшчәнлеге икътисадның аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә эләкмәгән һәм программа шартлары канәгатьләндерерлек булган эшкуарларга ташламалы микрозайм бирелде, аның буенча процент ставкасы беренче – иң катлаулы айларда (6 ай) 1% иде, алга таба ставка хезмәткәрләр санын саклап калуга бәйле иде. Әлеге программа буенча 300 млн.сумга якын 254 микрозайм бирелгән.
Моннан тыш, пандемия чорында бизнеска ярдәм итү өчен ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды узган ел микрозаймнар буенча 612 млн.сумлык түләүләрне кичектереп тору буенча 400гә якын гаризаны канәгатьләндергән.
Шулай ук Татарстан эшкуарлары 2020 елда төп ставка күләмендә кредитлар буенча фактта түләнгән процентларны кире кайтара алды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды бизнеска фонд поручительлеге белән заем финансларын җәлеп итүдә дә ярдәм күрсәтте. Пандемия чорында зыян күргән тармак эшкуарларына Гарантия фондыннан беренче 6 айга комиссиясез поручительлек бирелгән.
Эшкуарлар өчен элек алынган кредитларны реструктурлаштыру мөмкинлеге мөһим ярдәм булды. Гарантия фонды бизнеска 1,4 млрд.сумга якын кредитларны реструктурлаштырырга ярдәм иткән, кредитларны тәэмин итү структурасында поручительлекне саклап кала алган.
Бизнеска ярдәм итүнең тагын бер коралы – җәмәгать туклануы өлкәсе эшкуарларының азык-төлек һәм әзер ризык китерү агрегатларына түләү чыгымнарын 100% дәрәҗәсендә субсидияләү. Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып барган эшкуарлык субъектлары, чикләү чаралары кертелү сәбәпле, китерү сервисларыннан файдаланганда продукцияне сатып алучыларга илтеп җиткерергә мәҗбүр булды.
Яндекс Еда, Деливери Клаб, Озон яисә Вайлдберриз белән товарлар, хезмәт күрсәтүләр буенча килешүләре булган Татарстан Республикасы эшкуарларына тиешле чыгымнар 100% дәрәҗәсендә кире кайтарылды. 104 артык ресторан һәм кафе үз эшен дәвам иттерә алды. Быел Икътисад министрлыгы тарафыннан финанслау лимитын ике тапкыр диярлек арттырып, программаны гамәлгә ашыруны дәвам иттерергә дигән карар кабул ителде.
Шакиров билгеләп үткәнчә, пандемия чорында эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтү генә түгел, аларга яңа эш шартларына җайлашырга ярдәм итү дә мөһим иде.
«2020 елның 1 апреленнән башлап Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында бизнес өчен «Яраклаштыру технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» дигән онлайн-программа эшләтеп җибәрелде. Кризиска каршы программа кысаларында 25 онлайн-семинар үткәрелде, аларда 54 меңнән артык кеше катнашты. Видеодәресләрдә эшкуарлар һәм бизнес-экспертлар җитәкчеләр һәм бизнес милекчеләре белән яңа икътисадый шартларда эшкуарлар тарыган кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле ысуллар белән уртаклашты», – дип нәтиҗә ясады спикер узган пандемия елында Татарстанда гамәлдә булган бизнеска ярдәм итү чаралары турындагы докладын.
Динар Шакиров ассызыклаганча, 2021 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларның фикерен һәм реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган бизнеска ярдәм итү чараларын актив гамәлгә ашыруны дәвам иттерә. Быел төбәк институтлары аша 8 539 КУЭ субъектына ярдәм күрсәтелгән, аларда 27 меңгә якын кеше эшли.
Ахырдан спикер билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда бизнес һәм үзмәшгуль гражданнарның ихтыяҗларына оператив рәвештә җавап бирү, хезмәткәрләр санын киметмәү һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенең икътисадый күрсәткечләре кимүгә юл куймау максатында финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын җайлаштыру мөһимлеге саклана.