2021 елның 19 августында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы кысаларында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» яңа Федераль закон таләпләре нигезендә муниципаль контроль төрләре турындагы нигезләмәләрне эшләү һәм раслау мәсьәләләре каралды.
Элегрәк ведомство министры урынбасары вазыйфасында эшләгән Олег Пелевин Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле күрсәтмәне имзалаган.
2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 Халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды төбәкнең «Минем бизнес» үзәгендә үзмәшгульләр өчен «Уңышлы бизнес алып бару өчен фотога төшерү» дип аталган укулар үткәрәчәк. Яшь һәм тәҗрибәле фотографлар фотога төшерү буенча осталыкларын арттыра алачак.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең гадәттәге утырышын уздырды. Утырышның көн тәртибендә сәнәгать паркларын аккредитацияләү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү һәм Баулы районының үсеш резервларына багышланган мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә дәүләт хакимиятенең тармак башкарма органнары белән киңәшмә үткәрде.
Татарстанда хөрмәдән кондитер әйберләре җитештерүче предприятие Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство карамагындагы структуралар ярдәме белән Казакъстан һәм Белоруссиянең экспорт базарына чыга. Планда – 2022 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты өчен тәм-томнар белән тәэмин итүгә Катар белән контракт төзү.
Баулы муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Икътисад министрлыгы делегациясе булды. Эш сәфәренең төп максаты – районның җитештерү предприятиеләре һәм бизнесы эшчәнлеге белән танышу, шулай ук оешмаларга республикада гамәлдә булган дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итү.
Конкурентлы мохитне үстерү, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту, шулай ук республиканың икътисадый үсешен тәэмин итү максатларында Икътисад министрлыгы тарафыннан, республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә, икътисадның төрле тармакларында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча юл картасын (Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 31 августындагы 306 номерлы боерыгы белән расланган) актуальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде.
2021 елның 13 августында ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар. Чара видеоконференция режимында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларны үтәү мәсьәләсе буенча узды.