ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.09.2021 ел, № 924 карары нигезендә, агымдагы салым чорының өченче чорында оешмалар мөлкәтенә салым буенча аванс түләвен түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга 35 391,4 мең сум күләмендә бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен, махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре булып торган юридик затларның гаризаларын сайлап алуы турында игълан итә. 

КУЭ корпорациясенең бүлендек банкы МСП Банк «Экспресс-ярдәм» яңа кредит продуктын эшләтеп җибәргән, аның кысаларында базарда 12 айдан артык эшләүче эшкуарлар 11,5% башлана торган отышлы ставка буенча 10 млн. сумга кадәр кредит ала алачак. Шул ук вакытта гаризаны карау вакыты 72 сәгать тәшкил итә. Эшкуарлык берләшмәсендә бу адымны «кулланучылар кредитына күптән көтелгән алмаш» дип атадылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Конкурс комиссиясе утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Конкурс комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре – комиссия рәисе урынбасары Лилия Маврина, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында уздырылды.


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның сентябреннән ноябренә кадәрге чорда Татарстанда Инновацияләргә ярдәм фондыннан «Развитие-НТИ» конкурсында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Конкурс Татарстанның производствога үзләренең фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре кертелә торган кече инновация предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтүгә исәпләнгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар арасында төбәктәге эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр – иҗтимагый урыннарда һәм спорт һәм мәдәният оешмаларында булу өчен QR-кодлар кертелү темасына сораштыру үткәрә.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның 13 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмә кысаларында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» яңа Федераль закон таләпләре нигезендә муниципаль контроль төрләре турындагы нигезләмәләрне эшләү һәм раслау мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне видеомонтаж буенча мастер-класс үтәргә чакыра.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнестан Татарстан территориясендә җәмәгатьчелек урыннарында һәм спорт һәм мәдәният оешмаларында булу өчен QR-кодлар кертүгә бәйле мөрәҗәгатьләр һәм сораулар кабул итә. Эшкуарлар түләүсез «кайнар линия» номеры буенча консультация ала алалар: 8(843) 524-90-90.


16
октябрь, 2021 ел
шимбә

Быелның 11-15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профильле юнәлешләр буенча парламент тыңлаулары һәм комитетлар утырышлары узды, аның кысаларында 2022-2024 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты тикшерелде.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

15 октябрьдә Татарстанда Бөтенроссия халык исәбен ала башлау турында матбугат конференциясе узды. Брифингта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International